Бүген Мирный бистәсендә зур вакыйга булды: көтеп алынган мәчет ачылды. Әлеге гыйбадәтханә - шәһәрдә - 5, районда исә 28нче мәчет. Аның ачу тантанасында ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Самигуллин , мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, күрше район имам-мөхтәсибләре, мәхәллә...
Бүген Мирный бистәсендә зур вакыйга булды: көтеп алынган мәчет ачылды. Әлеге гыйбадәтханә - шәһәрдә - 5, районда исә 28нче мәчет. Аның ачу тантанасында ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Самигуллин , мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, күрше район имам-мөхтәсибләре, мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты.
"Мәчетнең Мәүлид аенда ачылуы игътибарга лаек. Исламда мәчет гыйбадәт кылу өчен генә түгел, ә иҗтимагый чаралар уздыру урны буларак та кулланыла. Мәчет мөселманнарның яшәү үзәге дә", - дип билгеләде мөфти.
Мәчетнең имамы итеп Рөстәм хәзрәт Дәминов билгеләнде. Яңа җитәкчегә Камил хәзрәт чапан бүләк итте.
Мәчетне ачу тантанасы Мәлид бәйрәмен уздыру һәм зур мәҗлес белән тәмамланды.
Нет комментариев