«Кулдан эш килә, тик вакыт кына җитми», – диләр «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә катнашучы Галиевлар
Район авыл җирлекләрендә гомер итүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе дәвам итә. Бу юлы без, бәйгедә катнашучы гаиләләрне күрер өчен, Яңа Бүләк һәм Борды авылларына юл тоттык.
Яңа Бүләк авылының нәкъ уртасында урнашкан мәһабәт ике катлы йорт янына килеп туктадык. Биредә Галиевлар гаиләсе яши. Кунакларны каршы алырга хуҗабикә Алсу үзе чыккан иде. Аңа ияреп, ишегалларына үтәбез. Капкадан керүгә, малайлар өчен махсус ясалган уен мәйданчыгы күзгә ташланды. Шунда төрле-төрле машиналарын да тезеп куйганнар. Димәк, хуҗаларның кечкенә уллары бар. Мәйданчыктан кала, ишегалдында агачтан җыйнак кына мунча, кирпечтән гараж салынган. Кайда карама, аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Өй кырыенда гына урнашкан бакчада җиләк-җимеш, слива, виноград, алма агачлары бар. Хуҗалыкта төзелеш эшләре барганлыгы күренеп тора. Ял өчен җәйге ашханә җиткерәләр икән. Аны үз куллары белән йорт хуҗасы Илнур эшли.
- Мин белгечлегем буенча - төзүче, - дип сүзен башлады Илнур. - Өйне дус-
ишләрем белән бергә төзедек. Әти-әни дә һәрдаим булышып торды. Менә хәзер гаиләм белән җәй көннәрендә ял итү өчен җәйге ашханә җиткерәм. Биредә шулай ук учаклы мич тә булачак. Вакыт кына җитеп бетми. Буш вакыт бик күп булса, әллә ниләр төзеп куйган булыр идем инде, - дип елмаеп сөйләде ул.
Чыннан да, биредәге матурлыкка карап, хәйран каласың. Өй хуҗасы, һичшиксез, алтын куллы. Алга таба да Галиевлар гаиләсендә төзелеш, яңага омтылыш туктап тормасын иде дигән теләктә каласы килә. Алга таба йорт эченә узабыз. Керү белән, борынны тәмле агач исе кытыклый. Өйнең эче дә, тышы кебек, агачтан эшләнгән. Монда бер артык әйбер дә юк. Бар нәрсәне уйлап, туры китереп урнаштырганнар. Ашханәләрендәге җиһаз ап-ак төстә. Кировтан махсус заказ белән кайтарганнар икән. Олы якта бакча ягына караган киң тәрәзә. Өйнең почмагында бихисап бала уенчыклары. Алсу сөйләвенча, уллары Самирга 2,5 яшь, инде авылларындагы бакчага бик теләп йөри икән. Биредә бәхетле гаилә яшәве әллә кайдан күренеп тора.
Илнур белән Алсуга хыяллары тормышка ашуын, планлаштырган эшләрен тиз арада тәмамлауларын теләп, Борды ягына кузгалдык.
Авыл башында ук безне авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова каршы алды. Лаврентьевлар гаиләсенә бергәләшеп бардык. Капканы мөлаем, эчкерсез елмаюы белән йорт хуҗасы Русланның әнисе Любовь Петровна ачты. Улы Руслан белән киленнәре Любовь эштә булып чыктылар. Әни кешедән йорт хуҗасы турында сорашам. Руслан «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә баш инженер булып эшли икән.
Ишегалдына керү белән роза чәчәкләренә күзем төште. Аның янында балалар өчен бассейн урнаштырганнар. Ял өчен җыйнак кына беседкалары да бар. Сарайлар урнашкан якка баргач, сүзсез калдым. Дуңгыз, ике үгез, ике бозау, сыер асрыйлар икән. Алай гына да түгел, тавыклары һәм үрдәкләре дә бар.
- Сыерны килен сава, улым барлык йорт хайваннарын карый, асларын тазарта, ашата, эчертә. Без ирем белән аларга булышырга тырышабыз, - дип сөйләде Любовь Петровна.
Яшь парның үз эшләреннән башка, хуҗалыкларында кош-корт, терлек тотулары, аларны карарга вакыт табулары бик сөендерде. Һичшиксез, авыл хуҗалыгын үз иткән кешеләр яши биредә.
Соңгы тукталу урыны - Маклаковлар гаиләсе. Йортның хуҗалары Игорь белән Гүзәл шулай ук эштә булып чыктылар. Ишекне Игорьнең әтисе Анатолий Кириллович ачты. Ишегалдындагы пөхтәлек, чисталык, төзеклек үзенә тартып тора. Түрдә ял итү өчен чатыр ясап куйганнар. Анатолий Кириллович сөйләвенчә, әлеге чатырны алар үзләре чыбыклар белән әйләндереп алганнар. Үргән кәрҗингә ошап тора бу чатыр. Бакча капкасына матурлык өчен ике ясалма ләкләк сыннары утыртып куйганнар. Янәсе ана һәм ата ләкләк - оя эчендә. Бик килешле килеп чыккан. «Өйне бизәү эшләренә безнең килен бик оста», - дип мактады киленен каената. Бакча тулы чәчәк, аеруча декоратив көнбагыш күңелгә ятты.
P. S. «Якты юл» («Светлый путь») газеталарының рәсми төркемендә (http://www.tukai-rt.ru/) «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә катнашучы гаиләләр өчен тавыш бирү актив бара. Сез дә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, үз тавышыгызны бирә аласыз. Авылда яшәп, үз хуҗалыкларын булдырган, тырыш яшьләребез өчен тавыш бирергә ашыгыгыз! Тавыш бирү 31 август көнне төнге 0.00дә төгәлләнә. Җиңүчеләрне исә истәлекле бүләкләр көтә! Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев