Круглое Поле поселогының «Аленушка» балалар бакчасында балаларның юл-транспорт җәрәхәтләре алуын кисәтүгә багышланган чара узды. Очрашу район буенча ЮХИДИ бүлегенең полиция өлкән лейтенанты Радик Гатауллин катнашында үтте. Ул балалар өчен әлеге темага кагылышлы төрле уеннар, биремнәр оештырды. Җиңүче командага һәм актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук һәр балага - барлыгы 49...
Круглое Поле поселогының «Аленушка» балалар бакчасында балаларның юл-транспорт җәрәхәтләре алуын кисәтүгә багышланган чара узды. Очрашу район буенча ЮХИДИ бүлегенең полиция өлкән лейтенанты Радик Гатауллин катнашында үтте. Ул балалар өчен әлеге темага кагылышлы төрле уеннар, биремнәр оештырды. Җиңүче командага һәм актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук һәр балага - барлыгы 49 яктылык кайтаргыч элементлар таратылды.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев