Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Круглое Поледа алмалар тараттылар

Круглое Поле поселогында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, шулай ук актив яшьләр тырышлыгы белән «Алмалы кәеф» («Яблочное настроение») дип исемләнгән акция үтте. Аны «Без наркотикларга каршы» декадасына багышлап уздырдылар. Барысы бергә акциядә 55 кеше катнашты. Поселок буенча йөреп, очраган авылдашларга алмалар тараттылар. Ә алмаларны кабул итеп алучылар акцияне уңай бәяләделәр,...

Круглое Поле поселогында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, шулай ук актив яшьләр тырышлыгы белән «Алмалы кәеф» («Яблочное настроение») дип исемләнгән акция үтте. Аны «Без наркотикларга каршы» декадасына багышлап уздырдылар. Барысы бергә акциядә 55 кеше катнашты. Поселок буенча йөреп, очраган авылдашларга алмалар тараттылар. Ә алмаларны кабул итеп алучылар акцияне уңай бәяләделәр, наркотикларның бөтен куркынычлыгын, организмга нинди зур зыян салуын тагын бер кат искә төшерделәр. Шулай ук яшьләр акцияне оештыручыларга актив, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә вәгъдә бирделәр, дип яздылар безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X