Авыл җыеннарында, халык белән очрашулар вакытында район башлыгы Васил Хаҗиев ил-көндәге вазгыятьне күңелгә керешле итеп, тәфсилләп аңлата. Бүгенге көнгә барлык дәрәҗә - федераль үзәктә, республикада чыгымнарны 10 процентка киметү турында күрсәтмәләр бирелгән. Район буенча да андый фәрман бар. Район финанс палатасы җитәкчесе Ләйсән Хуҗагалиеваның әйтүенә караганда, булган акчаны бик сак...
- Елны уңышлы тәмамладык. Җитештерү тармаклары буенча үсеш 107 процент тәшкил итте. Узган ел район буенча күп төзелешләр алып барылды, җәмәгать үзәкләре, ФАПлар, ветеринария пунктлары, полициянең терәк участоклары, янгын деполары төзелде. 70 километр юл салынды, бу - Мамадыш белән Чаллыны тоташтырырлык ара. 39,3 километр су челтәрләре яңартылды, 18,9 километр газ челтәрләре сузылды. Мәктәпләргә, күп катлы йортларга ремонт ясалды. Агымдагы елда да шушы темпларны, күләмне саклап кала алсак иде. Бу елда да төзелешләрне башладык. Сосновый Борда балалар бакчасы, Комсомолецта клуб төзелергә тиеш. Авыл халкына кирәкле башка объектлар төзүне дә планга керттек. Финанс кризисына бәйле рәвештә бүген әле бу эшләр турында тәгаен генә әйтеп булмый. Әмма ниятләгәнебез барып чыгар дип өметләнәм, - дип бәйнә-бәйнә сөйләде Күзкәй авылында үткән җыенда район башлыгы Васил Хаҗиев.
Халыкка бик матур итеп, ил язмышында катлаулы чорларның бер генә булмавын мисалларда аңлатып, дәлилләп бирде. Авыл җирендә мондый финанс тотрыксызлыгы вакытларын үткәрү күпкә җиңелрәк. Бәрәңгесе, җиләк-җимеше, ит-сөте үз хуҗалыгында җитештерелә.
- Кризис дип тормый, тормыш дәвам итә, авыр елларда авыл һәрвакыт таяныч булды. Җиргә ныграк ябышыйк. Терлек, кош-кортны күпләп асрыйк, бәрәңгесе, яшелчәсен күбрәк үстерик, балаларга да җитә, үзләре дә җиргә ныграк тартылыр. Авыл мал, бакча, үзе җитештергән ризык белән яши бит, - диде Васил Гариф улы.
Этләр, газ өчен түләү кәгазьләрендәге зур саннар борчый
Җыенда гадәтләнгәнчә авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевның хисабы тыңланды. Бу җирлектә дә узган елда күп эшләр эшләнде. Күзкәй авылының үзәк урамына, Иске Байларга каты өслекле юл салынды. Ветеринария пункты, пожар депосы төзелде, участок больницасында өлешчә ремонт ясалды, су челтәренең бер өлеше боҗралап эшләнде, сусыз йортларга су бирелде. Җирлектәге авылларның зиратларын чистартуга, төзекләндерүгә күп көч куелды. Аларның капкалары янына аңлатма такталар эленде, диде ул.
Участок больницасы тирә-күршедәге уннан артык авыл халкына хезмәт күрсәтә. Биредә тәҗрибәле медицина хезмәткәрләре тупланган, больницаның эшләп торуы халыкка бик кирәк. Җыендагы чыгышларда шул чагылып үтте. Теш дәвалау кабинеты ачылу, анда «Авыл табибы» федераль программасы буенча яшь табиб Илназ Галиев кайтуы авыл өчен уңай күренеш. Кызганычка каршы, больницаларда соңгы вакытта койка урыннар кимү дәвам итә. Бу күңелле хәл түгел. Район больницасында да көтеп кенә тормыйлар, кире борып кайтарган чаклары да булды дип зарландылар җыенда.
Урамда хуҗасыз этләр йөрү, медицина полисын алмаштыру белән килеп чыккан аңлашылмаучанлык, урамнарда узучы машиналарның тизлеген чикләү зарурлыгы турында сораулар бирелде. Авылның төрле тармагында уңышлы эшләүчеләргә Мактау кәгазьләре, уллары армиядә хезмәт итүче ата-аналарга истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылу җыенның матур бер мизгеле булды.
Шилнәбаш балалар бакчасында бассейн булырмы?
Шилнәбаш һәм Кнәз авыл җирлекләрендә үткән халык җыеннары, гадәттәгечә, котлаулардан һәм хәрби комиссариат исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырудан башланып китте.
Шилнәбашта авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова 2014 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотканнан соң, авыл халкы юл мәсьәләсен күтәрде. Юлларга ремонт, төзекләндерү кирәклеге ачыкланды. Ата-аналар исә балалар бакчасында бассейн булдырырга кирәклеген әйтте. «Бассейн өчен урын - аерым бүлмә бүлеп бирелгән. Балаларыбыз бассейнда йөзеп, чыныгып үссәләр, яхшы булыр иде», - дигән фикерләрен белдерделәр. Шулай ук авыл халкы көтүләре белән йөргән этләрнең күплегеннән дә зарланды. Эт хуҗаларына штрафлар түләтергә кирәктер, бәлки дигән фикерне әйттеләр.
Кнәз авыл җирлегендә узган халык җыены башка елларга караганда аермалы булды. Анда катнашучылар үз фикерләрен, дәгъваларын катгый әйтте. Очрашуда фермер Таһир Хөрмәтуллин «Кама-Бекон» ҖЧҖ белән бәйле экологик хәлгә борчылуын, поселокта начар ис булуыннан зарланды. Үзенең чыгышында ул әлеге җыеннарның формаль гына узмавын теләде, мондый чараларның урыннардагы көнүзәк, халыкны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү һәм хәл итү урыны булырга тиеш, анда халыкка хезмәт күрсәтә торган барлык оешмалар җитәкчеләренең катнашуы һәм халыкның гозерен тыңлавы зарури диде.
Иске Абдул авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында җирлек башлыгы Резидә Сафина «Чиста су» программасы буенча башкарылган эшләргә тукталып үтте. Әлеге программа ярдәме белән «Гөлчәчәк» балалар бакчасына, шәхси хуҗалыкларга су һәм канализация челтәрләре булдырганлыгын әйтте.
Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов үзенең чыгышында авылда яшәп, фермерлык эшчәнлеге алып барган уңган кешеләр, ихаталарын чиста, төзек итеп тотучы гаиләләр турында сөйләп китте. Оргыды авылында салынган яңа юл, Оргыды белән Сәет авылларында электр челтәрләренең реконструкцияләнүен әйтте. Сорауларга килгәндә, авыл халкы янгын сүндерү машинасын булдырырга кирәклеге, чишмәләрне төзекләндерү, Күгәш авылының юл һәм газ белән бәйле булган проблемалары турында сүз кузгатты. Сәмәкәйлеләр дә, Иске Абдул авылы халкы да район үзәк больницасы эшчәнлегеннән канәгать булмауларын әйттеләр. Теләгән табибка тиз генә эләгә алмаулары, электрон чиратларның өлкән буын кешеләре өчен уңайсыз булуын белдерделәр.
Район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлаганнан соң, авыл халкы белән үзенең фикерләрен уртаклашты.
Нет комментариев