Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Крестьян-фермер хуҗалыкларында күпләп печән әзерлиләр

Хуҗалыклар белән беррәттән, фермерлар да терлек азыгын әзерләү эшенә зур игътибар бирә. Бүгенге көндә печән, сенажга үлән чабу эше тулы куәттә бара. - Быел 250 тонна - печән, 1000 тонна - сенаж, 2300 тонна силос әзерләү планлаштырылган. Әлеге вакытка 30 тонна печән әзерләп куйдык. Бүген 80 гектардагы люцернаны чабуга алынабыз....

Хуҗалыклар белән беррәттән, фермерлар да терлек азыгын әзерләү эшенә зур игътибар бирә. Бүгенге көндә печән, сенажга үлән чабу эше тулы куәттә бара.

- Быел 250 тонна - печән, 1000 тонна - сенаж, 2300 тонна силос әзерләү планлаштырылган. Әлеге вакытка 30 тонна печән әзерләп куйдык. Бүген 80 гектардагы люцернаны чабуга алынабыз. Шулай ук 48 гектарда булган суданкага да чыгасыбыз бар, - дип хәбәр итте телефоннан Борды җирлегендә эшләүче фермер Анатолий Касакин.

Реклама

«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында да тик тормыйлар. Хуҗалык идарәчесе Фәйзәр Гайсин сүзләренә караганда, быел хуҗалыкта 300 тонна терлек азыгы әзерләнәчәк. Әлеге вакытта 250 гектардагы кындыракның 150 гектары чабып алынып, хуҗалык саклагычларына кайтарылган. Печән чабуда исә Фирзәр Шәфыйков, сенаж чабуда Илдар Таһиров, үлән төяүдә Фәнзәр Шәфыйков эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X