Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ковидтан соң ничек тернәкләнергә?

Билгеле булганча, коронавирус инфекциясен кичерүчеләр өчен 1 июльдән тирәнтен диспансерлаштыру үткәрелә. Тукай районында әлеге төр тикшерү ничек оештырылган? Безнең сорауларга район үзәк дәваханәсе баш табибының клиника-эксперт эше буенча урынбасары Резеда Мөхәммәтшина ачыклык кертте.

Табиблар белдерүенчә, коронавирус инфекциясеннән савыгып аякка басучыларның кайберләре организмында төрле тайпылышлар сизә икән. Алар аяк-кулларының оеп җәфалавыннан, хәтере начарланудан, йөрәктә, ашкайнату системасында, тән тиресендә үзгәрешләрдән, буыннар сызлавыннан  зарлана. Андый кешеләргә алга таба дәвалану кирәк булырга мөмкин. Нәкъ менә шуларга ярдәм итү йөзеннән тирәнтен диспансерлаштыру оештырылган.
– Инфекция кичергән кеше үз организмындагы үзгәрешләрне сизеп һәм аңлап бетермәскә дә мөмкин бит әле, – дип аңлата Резеда Инсафовна. – Вакытында тикшеренү һәм сәламәтлекне ныгыту һәркем өчен мөһим. Шуңа күрә поликлиникаларда 1 июльдән тирәнтен диспансерлаштыру үткәрелә. Тукай районы дәваханәсендә әлеге эш Мәҗбүри медицина иминияте фондыннан җибәрелгән исемлек нигезендә алып барыла. Исемлектә ике меңнән артык кеше. Без аларны поликлиникага чакырып китерәбез. Тукай районында яшәүчеләр үзләре дә актив, исемлектән тыш мөрәҗәгать итүчеләр бар. 
– Исемлеккә кермәгән кешеләргә дә  тирәнтен диспансерлаштыру үткәреләмени?
– Әлбәттә. Әйтик, авыруны җиңелчәрәк, табиблар ярдәменнән башка үткәреп җибәргән кеше тикшеренергә ниятләсә, ул поликлиникага килә ала. Андый кешеләр башта аерым формадагы анкета тутырырга тиеш. Шуннан соң алар тирәнтен диспансерлаштыру үтә.  
– Ә диспансерлаштыруның планлысын күптән түгел генә узган кешеләргә яңадан тикшеренергә кирәкме?
– Әйе, кабат тикшеренергә киңәш итәбез. Чөнки тирәнтен диспансерлаштыру ул гадәтиеннән аерыла. Анализлар җитдирәк һәм киңрәк итеп үткәрелә. Әйтик, үпкәләр, кан тамырлары тикшерелә. 
– Тирәнтен диспансерлаштыру кайчанга кадәр дәвам итәчәк? 
– Ул 2021 ел азагына кадәр барачак. Тукай районында яшәүчеләр шуңарчы  өлгерерләр дип уйлыйбыз. Бүгенге көнгә илледән артык кеше тикшеренү үтте инде. Тикшеренүләрен үткән кеше участок терапевты янына керергә тиеш. Табиб нәтиҗәләр ясый. Кирәк булган очракта кабат яки өстәмә тикшерү чаралары билгели. Шуннан соң коронавирус инфекциясен кичергән кеше өчен дәвалау һәм тернәкләндерү программасы эшләнә.

Реклама


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X