Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коррупциягә каршы көрәштә хакимият органнарының, халыкның һәм массакүләм мәгълүмат чараларының бер булуы кирәк

Коррупциягә каршы көрәштә хакимият органнары вәкилләре, халык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бер булып эшләргә тиешләр, дип ассызыкланды кичә Алабуга шәһәрендә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен үткәрелгән укыту семинарында. Соңгы арада коррупцион характердагы җинаятьләр турында мәгълүмат чаралары аша еш ишетелә, халык мондый очракларны нәкъ менә эфир һәм газета-журнал битләре, интернет аша белә....

Коррупциягә каршы көрәштә хакимият органнары вәкилләре, халык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бер булып эшләргә тиешләр, дип ассызыкланды кичә Алабуга шәһәрендә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен үткәрелгән укыту семинарында.
Соңгы арада коррупцион характердагы җинаятьләр турында мәгълүмат чаралары аша еш ишетелә, халык мондый очракларны нәкъ менә эфир һәм газета-журнал битләре, интернет аша белә. Бүген коррупция аерата сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләрендә, торак-коммуналь өлкәдә һәм башка шундый тармакларда «чәчәк ата», диелде семинарда. Шулай ук республикада берничә авыл җирлеге башлыгының 180-200әр мең, хәтта 1 миллион сум ришвәт алу очраклары мисал итеп китерелде. Узган ел гына, мәсәлән, республикада коррупцион характердагы 1200 җинаять ачыкланган, гаеплеләрнең барысы да җаваплылыкка тартылган.
2006 елда Татарстанда коррупциягә каршы программа кабул ителгәннән соң ришвәтчелеккә каршы көрәш сизелерлек активлашты дип белдерделәр семинарда катнашучы һәм бу юнәлештә эшләүче вәкаләтле затлар. Ләкин залда утыручылар арасында әлеге фикер белән килешмәүчеләр дә табылды. Мәсәлән, Минзәлә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе бу җәһәттән халыктан шикаятьләр керү көннән-көн арта бара дип белдерде. Гомумән, семинар ришвәтчелеккә каршы көрәш темасына чыгышларны тыңлау белән генә чикләнмәде, шактый көчле фикер алышулар, сораулар белән үрелеп барды. Сәгать ярымга исәпләнгән чара шул рәвешле өч сәгать дәвам итте. Журналистлар өчен дә, районнарның коррупциягә көрәш комиссиясе вәкилләре өчен дә файдалы мәгълүматлар булды семинарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция