Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр

26 ноябрьдә Мамадыш шәһәрендә "Коррупциягә каршы тору һәм җәмәгать контролен оештыру максатыннан массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданнар җәмгыяте институтларының үзара нәтиҗәле багланышы" дигән темага зона семинар-киңәшмәсе үтте. Әлеге киңәшмәгә коррупциягә каршы сәясәт буенча ТР Президенты Идарәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары республика агентлыгы "Татмедиа" ААҖ, ТР Җәмәгать палатасы, республиканың Юстиция, Эчке эшләр...


26 ноябрьдә Мамадыш шәһәрендә "Коррупциягә каршы тору һәм җәмәгать контролен оештыру максатыннан массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданнар җәмгыяте институтларының үзара нәтиҗәле багланышы" дигән темага зона семинар-киңәшмәсе үтте.

Реклама

Әлеге киңәшмәгә коррупциягә каршы сәясәт буенча ТР Президенты Идарәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары республика агентлыгы "Татмедиа" ААҖ, ТР Җәмәгать палатасы, республиканың Юстиция, Эчке эшләр министрлыклары, прокуратура вәкилләре, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Зәй, Түбән Кама, Тукай районнары, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренең коррупциягә каршы комиссияләр сәркатипләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре чакырылган иде. Мамадыш муниципаль районы башлыгы А. Ивановның кереш сүзеннән башланган әлеге семинарда катнашучылар Мамадыш районы мисалында коррупциягә каршы чаралар, хокук саклау органнарының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгать оешмалары белән үзара багланышы һ.б. темалар буенча фикер алыштылар. Семинар ахырында чараның модераторы - гражданнар җәмгыяте институтларының үсеш мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасының комиссия рәисе, "Татмедиа" ААҖ генераль директорының киңәшчесе В. Шевчук коррупциоген факторларны ачыклау һәм мониторинг үткәрү, шулай ук коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген ачыклау максатында үткәрелгән халыктан социаль сорашу нәтиҗәләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция ќђмђгать контроле