Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар! Сезне ихлас күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар дәвамында бу көнне олы Корбан бәйрәме җитүен һәм мөселманнарның изге хаҗ сәфәре тәмамлануын белдереп районыбыз авылларында тантаналы азан тавышлары яңгырый, бәйрәм намазлары укыла. Районыбызда төрле милләт...

Кадерле райондашлар!

Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар!

Сезне ихлас күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм.

Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар дәвамында бу көнне олы Корбан бәйрәме җитүен һәм мөселманнарның изге хаҗ сәфәре тәмамлануын белдереп районыбыз авылларында тантаналы азан тавышлары яңгырый, бәйрәм намазлары укыла. Районыбызда төрле милләт кешеләренең үзара тату, бердәм яшәүләре үзе бер горурлык. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белеп, әҗерен күреп яшәргә насыйп булсын. Районыбыз мөселманнары, башка дин вәкилләре белән бергәләп, рухи-әхлакый мирасыбызны баетуда, социаль әһәмияткә ия программаларны гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә дә актив катнашалар. Мондый нәтиҗәле эшчәнлек җәмгыятебезнең әхлакый яңарышына ярдәм итәр дип ышанам.

Изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен. Барыбызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев