Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коллектив килешү төзедегезме?

Эш бирүче һәм эшкә урнашучы арасында төзелә торган коллектив килешү - ике зат арасында социаль-хезмәт шартларын көйләүче документ. Анда хезмәткә түләү, хезмәтне саклау, мәшгульлек, өстәмә белем алу, эш һәм ял вакытын билгеләү, пособиеләр һәм компенсацияләр бирү, социаль-хезмәт шартларына кагылышлы башка мәсьәләләр билгеләнә. Болардан тыш, оешманың финанс-икътисади хәленә карап, эш бирүче...

Коллектив килешү төзү эш бирүче өчен дә, эшкә урнашучы өчен дә мөһим. Килешүнең эчтәлегенә хезмәткәр үзе дә тәкъдимнәрен кертә ала. Шулай итеп, ул идарә итүдә катнаша. Коллектив килешү социаль партнерлык системасында бердәнбер документ. Аның шартларын үтәмәү суд каршында җавап бирүгә китерергә мөмкин.

Эш бирүче өчен коллектив килешү - эшнең сыйфатын үстерү һәм нәтиҗәсен арттыру, тотрыклылык тудыру да. Килешүдәге социаль гарантияләр, стимул бирүче өстәмә түләүләр, эш вакытыннан тыш хезмәт өчен компенсацияләр, премияләр нәкъ менә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә, якларның үзара хөрмәтенә китерә.

Коллектив килешү эш бирүченең хокукларын чикләми, чөнки ул башкарырдай бурычларны гына үз өстенә ала.

РФ Хезмәт кодексының 43 маддәсе нигезендә, коллектив килешү өч елдан артык булмаган срокка төзелә һәм аны һәр ике як имзалаган көннән яисә килешүдә билгеләнгән вакыттан гамәлгә керә.

Эш бирүче аны гамәлгә кергәннән соң җиде көн эчендә мәшгульлек үзәгенә җибәрергә тиеш.

Тукай районында барлык муниципаль предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә мондый килешүләр төзелде инде. Башка оешмалар да бу эштән читтә калмасыннар иде, дип чакыра район мәшгульлек үзәге башлыгы Татьяна Сиврюк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев