Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә үткән Май чабу бәйрәмендә карачкыны теләкләр тели-тели яндырдылар

Үткән ялларда Кнәз авыл җирлегенең «Татарстан» совхозы поселогы үзәк урамында Май чабу бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәп, бу көнне кояш балкып торды, һавасы да рәхәт, бәйрәмчә матур иде. Чараны оештыручылар - Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелганнар белән бергә әйлән-бәйлән дә уйнады, концерт номерлары да күрсәтте, хәтта...

Үткән ялларда Кнәз авыл җирлегенең «Татарстан» совхозы поселогы үзәк урамында Май чабу бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәп, бу көнне кояш балкып торды, һавасы да рәхәт, бәйрәмчә матур иде. Чараны оештыручылар - Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелганнар белән бергә әйлән-бәйлән дә уйнады, концерт номерлары да күрсәтте, хәтта онытылып бара торган йолаларны сәхнәләштереп күрсәтте. Бу көнне балалар, яшүсмерләр һәм олылар өчен төрледән-төрле бәйгеләр, кызыклы спорт уеннары оештырылды. Халык рәхәтләнеп уеннарда катнашты, биеде, җырлады, кайнар чәй һәм, әлбәттә, тәмле-тәмле коймаклар белән сыйланды.

Кнәз авыл җирлегенең китапханәчеләре җыелганнарга итек атышлы, себеркегә атланып тизлеккә чабу, чаналарда шуу кебек мавыктыргыч уеннарда катнашырга тәкъдим итте. Әлеге бәйгеләрдә олысы-кечесе бик теләп катнашты. Май чабу бәйрәменең төп шау-шуы, уен-көлкесе - ул атларда йөрүдер, мөгаен. Әлеге традициянең нигезендә күп итеп чаналарны бер теземгә урнаштырып, озын поезд ясау, аны атка тагу һәм шуларга утырып, урамнар әйләнеп йөрү ята. Без аның хәтле үк булдыра алмасак та, атка тагылган олы гына чанабыз булды, анда бала-чага рәхәтләнеп йөреп торды. Бәйрәмебез ахырында, күркәм гадәт буенча, Май чабу бәйрәменең символы булган карачкыны изге теләкләребезне әйтә-әйтә яндырдык, кышны озаттык, яз килүне чакырдык, әйлән-бәйлән уйнадык.

Тамара Тузеева,
Кнәз авылының мәдәният йорты директоры.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев