Кнәздә – Рәхмәт көне
Яңалыклар

Кнәздә – Рәхмәт көне

Бөтендөнья Рәхмәт көне кысаларында Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр белән «Рәхмәт бүләк итегез!» дигән дәрес үткәрделәр. Чара матур һәм ягымлы сүзләрдән башланды.

Үсмерләр гыйнварның күпләгән бәйрәмнәре арасында Рәхмәт көне дә барлыгын белделәр. Чара барышында игелек, үзара ярдәм кебек матур гадәтләр турында әңгәмә кордык. Балалар бер-береңә рәхмәт әйтүнең, ягымлы булуның, изге гамәлләр кылуның кыйммәтенә төшенделәр. 

Тамара ТУЗЕЕВА,
Кнәз мәдәният йорты директоры.

Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев