Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәз авылы мәдәният йортында капиталь ремонт башланды

Кнәз авылы мәдәният йортында бүгенге көндә тулы куәткә капиталь ремонт эшләре бара. Район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегендә белдерүләренчә, ремонтка Татарстан Республикасы бюджетыннан 11 млн 718 мең сум акча каралган.

Подрядчы оешманың 15 кешедән торган бригадасы хәзерге көндә дивар, түшәм, идән, ишекләр демонтажлау эше белән мәшгуль. Алга таба түбә, бинаның алгы ягы, китапханә, икенче каттагы бүлмәләрне ремотлау күздә тотыла. Проект буенча, тамаша, бию залы һәм бильярд бүлмәсе бүленәчәк, коридорлар киңәйтеләчәк. Эшчеләргә төзелеш эшләрен 2016 елның май аена кадәр тәмамлау бурычы куелган.

Бу мәдәният йорты райондагы иң зур поселокларның берсе булган «Татарстан» совхозы поселогында яшәүчеләргә мәдәният хезмәте күрсәтә. Хәзерге көндә биредә «Наз», «Русский звон», «Задоринки», «Айбагыр» фольклор ансабльләре эшләп килә. Бинада ремонт эшләре баруга карамастан, иҗади эшчәнлек туктап тормый. Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева җитәкчелегендә, бәйрәмнәр, яшьләр һәм яшүсмерләр белән төрле темаларга әңгәмәләр, викториналар төрледән-төрле чаралар оештырыла. Әйтик, шушы көннәрдә, авылдашлары Валентина Сәгыйдуллинаның өендә борынгыдан ук килгән күркәм йола - каз өмәсе үтәчәк. Алга таба бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә карата «СПИД» акциясен саф һавада үткәрү, инвалидлар ункөнлеге кысаларында физик мөмкинлекләре чикле булганнарның өйләренә бару планлаштырылган.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Үзегезнең авыл җирлекләрендә булган вакыйгалар, үткәрелгән бәйрәм-чаралар турында безнең төркемгә язып җибәрегез. Без аларны тиз арада рәсми сайтка, шулай ук газета битләрендә урнаштырып барачакбыз.

P. S. Кнәз авылының мәдәният йортында барган ремонт эшләреннән күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү