Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәк тормыш безнең кулларда

Кнәз авылының мәдәният йортында «Киләчәк тормыш безнең кулларда» дигән исем астында яшь сайлаучылар белән очрашу узды. Әлеге чарага Кнәз авылы яшьләре һәм яшүсмерләре, шулай ук сайлау хокукы кызыксындырган барлык кнәзлеләр җыелган иде. Очрашуның максаты - Кнәз авыл җирлеге яшьләрендә авылның иҗтимагый-сәяси тормышында катнашу теләген уяту, булачак сайлаулар турында тулырак мәгълүмат...

Кнәз авылының мәдәният йортында «Киләчәк тормыш безнең кулларда» дигән исем астында яшь сайлаучылар белән очрашу узды. Әлеге чарага Кнәз авылы яшьләре һәм яшүсмерләре, шулай ук сайлау хокукы кызыксындырган барлык кнәзлеләр җыелган иде.

Очрашуның максаты - Кнәз авыл җирлеге яшьләрендә авылның иҗтимагый-сәяси тормышында катнашу теләген уяту, булачак сайлаулар турында тулырак мәгълүмат җиткерү. Чарада яшьләр белән кызыклы әңгәмә дә оештырылды.

Барча җыелганнар бик теләп, мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләгән «Яшьләр һәм сайлаулар» дигән викторинада да катнашты. Яшьләр үзләренең сайлау хокуклы булганнарын белеп торырга, аларның сайлауларыннан үзләренең киләчәк тормышлары гына түгел, дәүләтнең дә киләчәге бәйле булуын белеп торырга тиеш. Кнәз авыл җирлеге яшьләре викторинада да, файдалы әңгәмәдә дә бик теләп катнашты, булган сорауларын бирде, бер-берсе белән фикер алышты, дип язды Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар сайлау2015