Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле өлкәннәребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелемнән Өлкәннәр көне – зирәклек һәм игелек бәйрәме белән тәбрик итәм. 

Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына озак еллар буена армый-талмый хезмәт иткән, авыр тормыш юлы узган, сугыш еллары кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыган буын. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, өлкәннәребезне ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү, аларга рухи таяныч булу – безнең олы бурычыбыз. 
Сез безнең «алтын фондыбыз». Күбегез әлегә кадәр эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертә. Авыр чакларда киңәш һәм таяныч эзләп без нәкъ сезгә, зирәк һәм тәҗрибәле буынга, мөрәҗәгать итәбез. Сез һәрвакыт киләчәккә өмет белән карый беләсез, теләсә нинди авырлыкны да җиңеп буласына ышанычны югалтмыйсыз. Бүген ветеран оешмалары актив эшли, өлкәннәргә социаль ярдәм чаралары көчәя, медицина оешмалары заманча җиһазлар белән баетыла. 
Хөрмәтле өлкәннәребез! Гомер көзләрегездә урыныгыз түрдән, табыннарыгыз мул, сыйлы ризыкларыгыз бәрәкәтле, җаннарыгыз тыныч, сау-сәламәт булсын. Чәчләрегезгә чал керсә дә, сез безнең өчен иң сөйкемле, иң газиз, иң кадерле затлар. Киләчәктә дә алтын киңәшләрегезне биреп, безгә юл күрсәтеп яшәсәгез иде. 

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил КАМАЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев