Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше хокукларын яклауга кагылышлы сорауларны тыңлаячаклар

Кеше хокуклары көне һәм РФ Конституциясе көне кысаларында 14-18 декабрьдә районда эчке эшләр органнарына кагылышлы сораулар буенча «Гражданнарга хокукларын яклау буенча консультация бирү атнасы» үтә. Булган сораулар буенча район буенча Эчке эшләр бүлегенең юрисконсульты Эльвира Марсовна Токаревага 8.00-12.00, 14.00-18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә була. Телефон: 8 (8552) 37-96-88. Шулай ук район...

Кеше хокуклары көне һәм РФ Конституциясе көне кысаларында 14-18 декабрьдә районда эчке эшләр органнарына кагылышлы сораулар буенча «Гражданнарга хокукларын яклау буенча консультация бирү атнасы» үтә. Булган сораулар буенча район буенча Эчке эшләр бүлегенең юрисконсульты Эльвира Марсовна Токаревага 8.00-12.00, 14.00-18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә була. Телефон: 8 (8552) 37-96-88.

Шулай ук район буенча Эчке эшләр бүлегендә һәр айның икенче сишәмбесендә 14.00-18.00 сәгатьләрдә түләүсез консультацияләр үтә. Аны хокукый юнәлеш бүлеге юрисконсульты Эльвира Токарева уздыра. Райондашларга Эчке эшләр бүлегенә (Яр Чаллы шәһәре, Яр буе Тукай урамы, 35нче йорт) 507нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алдан язылу өчен телефон: 8 (8552) 37-96-88.

фото ru.depositphotos.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев