Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече Шилнә мәктәбендә талантлар эзлиләр

1 сентябрь - Белем көне. Бу көнне мәктәп укучылары да, укытучылар да түземсезләнеп, үтә дә бер дулкынлану хисе белән көтәләр. Мәктәп яңа тормышка аяк бастыручы дисәм дә, бер дә ялгыш булмас. Ни өчен дигәндә, югары сыйныфлар өчен дә, мәктәпне тәмамлап китүчеләр өчен дә яңа тормыш башлана. Югары уку йортына керү,...

1 сентябрьне мин үзем дә түземсезләнеп көттем. Менә яраткан Кече Шилнә авылы урта мәктәбе. Бәйрәм уңаеннан тантаналы линейка бара. Алып баручыларның сәламләү сүзләреннән соң, беренче сыйныфка укырга баручы сабыйлар белән аларның укытучылары чыга. Аларны барча кеше алкышларга күмә. Белем бәйрәме белән котларга мәктәбебезгә мәртәбәле кунаклар да күп килгән иде. Алар арасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Асылгәрәев, Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Г. Харитонов, «Колосок» балалар бакчасы мөдире А. Вилданова, «Камский» җитештерү кооперативы җитәкчесе И. Вилданов һәм безгә кайчандыр музыка укыткан укытучы Н. Подъячева бар иде. Иң беренчеләрдән булып сүзне беренче сыйныф укучылары алды. Ә унберенчеләр аларга киңәшләр бирде, укуларында бары тик уңышлар гына теләп калды. Без, җыелганнар исә, бу сабыйларга карап шатландык та, моңсуландык та. Кемдер үзенең сабый чакларын искә төшерде, матур хатирәләрен күңелендә янәдән яңартты. Алып баручының матур котлау сүзләреннән соң, гадәттәгечә, чыгарылыш сыйныф укучысы белән беренче сыйныф укучысы кыңгырау чыңлатып куйды. Кыңгырау чыңлады, балалар җыелды, димәк, яңа 2015-2016 уку елы ачык дип игълан ителде.

Тантаналы линейка өлешеннән соң, сыйныфларда «Мин талантлы» дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте. Без барыбыз да үзебезнең уңышларыбыз турында презентация рәвешендә сөйләдек. Талант үзе нәрсә ул, аны ничек үстерергә - шул турыда әңгәмә кордык. Моннан тыш, укытучыбыз сөйләгән акыллы гыйбарәне тыңладык, бөек шәхесләрнең акыллы сүзләре белән таныштык. Ә иң мөһиме, талантны үзеңдә үстерү өстендә эшләргә кирәклеген белдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев