Яңалыклар

Казаннан Ленар Сәйфиев Бикләндә узачак үзенчәлекле Яңа ел бәйрәменә кайтып килә

Бүген кич Биклән авылында Яңа ел бәйрәме узачак. Музыкаль программа башка еллардан аермалы булачак, дип вәгъдә итә авылның мәдәният сарае директоры Рузилә Костина. Мәгълүм булганча, 2016 ел - кино елы булды, шуңа күрә кичке программада иң популяр сериалларның берсеннән кунаклар килүе көтелә. Мөхтәрәм персонажларга татар халкының барлык бәйрәмнәрне дә матур...

Бүген кич Биклән авылында Яңа ел бәйрәме узачак. Музыкаль программа башка еллардан аермалы булачак, дип вәгъдә итә авылның мәдәният сарае директоры Рузилә Костина. Мәгълүм булганча, 2016 ел - кино елы булды, шуңа күрә кичке программада иң популяр сериалларның берсеннән кунаклар килүе көтелә. Мөхтәрәм персонажларга татар халкының барлык бәйрәмнәрне дә матур итеп үткәрә белүләрен күрсәтәчәкләр. Бәйрәмгә чакырылган Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев исә үз күчтәнәчләре белән киләчәк. Гадәттәгечә, сәхнә ветераны Рәшит ага Тимергалинның гармунда уйнавы көтелә, яшь сәхнә йолдызы Ленар Сәйфиев исә инде туган авылына кайту юлында, дип хәбәр иттеләр безгә. Бәйрәмнән фоторепортаж белән исә сайтта кичен таныша аласыз.


Нет комментариев