Казанда узган Дөнья Чемпионатының ачылыш тантанасы турында сез нинди фикердә?
26 июль көнне Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының рәсми ачылыш тантанасы узды. Әлеге чарада районыбыз җитәкчеләре, район хакимияте хезмәткәрләре, шулай ук күп балалы гаиләләр, опекунлыкка алган балалар, укуда, спортта, иҗат эшчәнлегендә беренчелектә барган яшүсмерләр, авыл җирлекләре башлыклары да булып кайтты. Без райондашларыбызның кайберләре белән аралашып, алардан әлеге дөнья...
Рима Волкова, Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы: Дөресен генә әйткәндә, күргән тамашадан әле дә тәэсирләрем ташып тора. Оештыручыларның шундый зур чараны оста итеп үткәрүләре, бизәлеш, артистларның костюмнары - һәркайсы күңелдә соклану, кабатланмас кичерешләр калдырды. Аннары безне озатып йөргән волонтерларның эшенә дә югары бәя бирер идем мин. Утырасы урыннарыбызга кадәр озатып, һәр соравыбызга җавап бирделәр, итагатьле мөнәсәбәттә булдылар. Башкалабыз исә тагын да матурланган, купшы күлмәк кигән. Үзебезнең республика белән горурланып утырдым.
Салават Шәрипов, Күзкәй авылы: Дөнья чемпионатының тантаналы ачылу вакыйгасы миндә әйтеп бетергесез эз калдырды. Шоуның үзе турында әйтеп тә торасы юк! Махсус эффектлар, заманча технологияләр кулланып ясалган сәхнә барча кешене әкият илендә «йөздерде». Үземә шәхсән дельфиннарны саклау, аларны яклау куелышы (постановка) ошады. Шулай ук җырчы Алена Тойминцева чыгышын атап үтәсем килә. Ул үзенең энергетикасы белән залны тагын да җанландырып җибәрә алды. Сүз уңаеннан, Тукай районы администрациясе хезмәткәрләренә безне шундый дөньякүләм чарага алып барганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Лилия Минһаҗева, Иске Абдул авылы: Барысы да ошады: артистлар чыгыш ясаган сәхнә шарлавык формасында иде, алар агып торган су өстендә басып җырлаган кебек күренде, ә шоу турында әйтеп бетерерлек кенә түгел! Минут эчендә зал әллә ничә төскә керде, чыгышлар да искиткеч матур булды. Биючеләр, җырчылар, гомумән, барлык катнашучылар да үз рольләрен җиренә җиткереп башкардылар. Шундый дөньякүләм чарада катнашуым - хәтеремдә мәңгегә сакланып калачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.10800
-
4 июль 2022 - 16:04Балалар да алимент түли – Нинди очракларда суд балаларны әтиләренә алимент түләргә мәҗбүр итә ала? Исемем редакция өчен генә.7300
-
4 июль 2022 - 15:03Инвалидлыкны яңача билгелиләр 2022 елның 1 июленнән башлап русиялеләр медицина экспертизасын читтән торып та үтә алачак. Ягъни, барлык кирәкле документлар медицина оешмаларыннан автомат рәвештә медик-социаль экспертиза бюросына килеп җитәчәк.5900
-
4 июль 2022 - 13:59Бәяләр төшкән диләр Татарстанда бер атнада, 17-24 июньдә, кайбер җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең, шулай ук шикәр комының бәясе төшүе теркәлгән. Бу чорда кәбестәнең бәясе 15 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 47 сумнан (элек – 55 сум) алырга мөмкин. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә. Моннан тыш, яңа өзелгән помидорның бәясе 7 процентка төшкән, элек килограммы 120 сум булса, хәзер – 112 сум. Шул ук вакытта бәрәңге 6 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 63 сумга алырга була, шикәр комы 4 процентка арзанайган, хәзер бер килосы - 74 сум. Алма белән яңа өзелгән кыярның бәясе 2 процентка кимегән, хәзер аларның килосы – 124 һәм 80 сум.6400
-
4 июль 2022 - 13:58Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә ял булмый Татарстанлыларның бәйрәм алдыннан ничек эшләячәкләре турында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.5700
-
4 июль 2022 - 13:57Документлар кабул итүнең беренче туры тәмамланды Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидияләр бирү өчен документлар кабул итүнең беренче туры тәмамланды. Заявкалар буенча гомуми сумма 140,3 млн. сум тәшкил итә. 2022 елга барлыгы 237 млн. сум бүлеп бирелә. Сайлап алу агымдагы елның 12 июлендә тәмамлана. Үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирүгә заявкалар кабул итүнең икенче туры 14 июльгә планлаштырыла. Субсидия түбәндәге юнәлешләргә бирелә: электр линияләрен ремонтлауга, электр энергиясен автоматлаштырылган контрольгә һәм исәпкә алу системаларын ремонтлауга, комплектлы трансформатор подстанцияләрен, су белән тәэмин итү системаларын, юлларны ремонтлауга.4200
-
4 июль 2022 - 12:12Өч гаилә ана сертификаты алды Тантаналар сараенда, күркәм традиция буенча, ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.4700
-
4 июль 2022 - 12:12Юл ремонтланган Тукай районында «Алан», «Прибрежный», «Орбита – 2» һәм «Бриз» бакчачылык ширкәтләрендә Водозабор урамында 5,5 километр арада юл ремонтланган.4700
-
4 июль 2022 - 12:11Бәясе дә бәясе... 29 июньгә алынган мәгълүматларга караганда Тукай районы Татарстан муниципалитетлары арасында сыер итенең иң югары бәясен саклап калды.4700
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 июнь 2022 - 12:11Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.29700
-
3 июнь 2022 - 08:47Кыярны ничек иртә өлгертергә? Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.30901
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.36400
-
1 июль 2022 - 12:49
-
17 июнь 2022 - 14:11
-
17 июнь 2022 - 13:54
-
4 июль 2022 - 12:15Мактаулы исемгә лаекТатар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрахова Рамилә Яхъя кызы "Татарстан Республикасының Атказанган укытучы" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.8900
-
2 июль 2022 - 13:07Автоледи конкурсы старт ала 16 нчы июль көнне Яр Чаллы шәhәренең Яшьлек проспектында “ЭССЕН” оешмасы биләмәсендә хатын-кызлар арасында «Автоледи» ярышы узачак. Ярышта катнашырга теләге булган барлык гүзәл затларны көтеп калабыз.21900
-
2 июль 2022 - 10:06Тулы күәтенә мал азыгы әзерләү эшләре бара Басу-кырларда эш туктамый, бугенге көндә тулы күәтенә мал азыгы әзерләү эшләре бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне беренче катын чабу белән мәшгуль.18700
-
2 июль 2022 - 10:04Әгәр кара борча басса Эссе көннәр башлану белән бакчадагы гөрләп үскән яшелчәләрне үлән бете, кара борча, күбәләк корты кебек заралы бөҗәкләр баса башлый. Сусыл, яшел кәбестә яфракларын вак кына кара борчалар сырып, тишкәләп бетерә. Корткычлар һөҗүменнән җәфа чиккән яшелчә яфраклары ямьсезләнә, шиңә, үсә алмый утыра. Шуңа да вакытында ул корткычларга каршы көрәш башларга кирәк тә инде13500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика