Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кама-Бекон» җәмгыяте җирләрендә чәчү тәмамлана

Районда чәчүнең икенче атнасы башланып китте. Чәчүне тәмамлаучы хуҗалыклар да бар. Язгы кыр эшләрендә беренче рәтләрдә барган «Кама-Бекон» җәмгыяте бүген чәчүне тәмамлый. - Җәмгыятьнең 8 мең гектар җире бар. Шуларның 5 меңе - чәчүлекләр. Бүгенге көндә 200 гектар люпин, 300 гектар борчак чәчелде, арпа, бодайны чәчү тәмамланып килә. Узган ел...

Районда чәчүнең икенче атнасы башланып китте. Чәчүне тәмамлаучы хуҗалыклар да бар. Язгы кыр эшләрендә беренче рәтләрдә барган «Кама-Бекон» җәмгыяте бүген чәчүне тәмамлый.

- Җәмгыятьнең 8 мең гектар җире бар. Шуларның 5 меңе - чәчүлекләр. Бүгенге көндә 200 гектар люпин, 300 гектар борчак чәчелде, арпа, бодайны чәчү тәмамланып килә. Узган ел чәүне 16 майда тәмамлаган идек. Быел әлеге эш өч көн алданрак төгәлләнә. Бу һава торышының уң торуы белән дә, кырларда техниканың узган елга караганда күбрәк булуы белән дә аңлатыла. Быелгы язда безнең кырларга чит илдән кайткан 6 яңа чәчү агрегаты чыкты. Чәчүдә барлыгы 10 агрегат эшләде.

Атна ахырында исә 2500 гектар уҗымны корткычлардан саклау өстендә эшли башлаячакбыз, үсентеләрне махсус препаратлар белән эшкәртүгә алыначакбыз, - диде «Кама-Бекон» җәмгыятенең баш агрономы Андрей Хохлов.

Реклама

фото http://www.rbash.pnzreg.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X