Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиядә әфганчы-герой Равил Хаҗиев исемен йөртүче урам бәйрәме булды

Аны авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов ачып җибәрде. Геройның тормыш юлы, интернациональ бурычын үтәгәндә кылган батырлыгы турында 41 ел авылда китапханәче булып эшләгән хезмәт ветераны Гөлбестан Кәшбелова бик җылы, күзләрдән яшь китерерлек итеп сөйләде.

- Күршебездә генә үсте, бөдрә чәчле, буй-сыны сокланырлык матур егет иде Равил. Бик җылы мохитта изге теләкләр әйтеп, исән-сау кайтуын теләп армиягә озаттык. Әфганстан мәхшәренә эләгер дип башка да килмәде. Теләгебез кабул булмады - армиядә чыныгып кайтыр дип көткән егетебезне кургаш табутта алып кайттылар. Су сөлегедәй егетне туган авыл туфрагына салган көннәр истә әле. Аны соңгы юлга озатырга бөтен авыл килде. Дистәләгән еллар үтте, әмма чәчәктәй гомере иртә өзелгән авылыбыз улы онытылмый. Иң матур урамыбыз аның исемен йөртә, - диде ул.

Аннары Равил Хаҗиев урамының иң өлкән кешесе Мөгалинур әби Вәҗетдинова һәм иң кече сабый Ясминә Сәхипгәрәевага багышлап җыр башкарылды. Авыр сугыш елларында авылны яшәткән Хәдичә Әгълиева, Сәгыйрә Сәлимуллина, Галия Сәмигуллина, Мөгалинур Вәҗетдинова апаларга яшь җырчыбыз Данил Әюпов бик матур җыр бүләк итте. Киленнәре белән матур, тату яшәүче Нәҗибә Сәхипгәрәева, Галимә Галимҗанова, Сәлимә Шакироваларның гаиләләре турында җылы сүзләр әйтелде, ә шушы урам килене Лиана Галимҗанова аларга багышлап җыр башкарды. Бәйрәм кунаклары Рафис Әхмәтнуров, Гөлназ Фәрхетдинова, Ләйсән Салихова, Гөлчәчәк Тимербаева, Альфира Гыйльфанова бик матур җырлар алып килгәннәр иде.

Реклама

Урам бәйрәменә, ерак араларны якын итеп, Алабуга шәһәреннән укытучы Тәкыя апа Шабаеваның кызлары Гөлчәчәк белән Рушания, Алексеевский районыннан Рабига апа Вәлиева кайткан иде. Ул туган ягын сагынып язган шигырьләрен укыды.

Бераз җырлар тыңлап, бер моңаеп, бер рухланып алганнан соң, сүзебез кабат героебыз Равилгә әйләнеп кайтты. Авылның ветераннар советы рәисе Назыйф Кәшбелов, Равил Хаҗиевның бертуган апасы Мөршидә, сыйныфташы Миннәхмәт истәлекләре белән уртаклаштылар, газизләрен шулай зурлаганнары өчен ихлас рәхмәтләрен әйттеләр. Ахырдан урамдашлар, кунаклар алып килгән күчтәнәчләр белән әзерләнгән чәй өстәле янында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Әлеге бәйрәмне үткәрүгә өлеш керткән Р. Харрасовка да чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез, дип язып җибәргән редакциягә Калмия авылының мәдәният йорты мөдире Ләйсирә Сәхипҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев