Яңалыклар

Калмиядан матурлык яратучы Рәмзия әби (фото)

Калмия авылында яшәүче Галиулла кызы Нуруллина Минзәлә районы Калмия авылында 1935 елныӊ 5 январь аенда икенче бала булып дөньяга килә (гаиләдә 4 бала булалар). Әтисе Галиулла сугыш башлангач та китә һәм 1943 елда үлеп кала. Рәмзия апа туйганчы «әти» сүзен дә әйтә алмый кала. Рәмзия апа гомер буе колхозда: тана...

Калмия авылында яшәүче Галиулла кызы Нуруллина Минзәлә районы Калмия авылында 1935 елныӊ 5 январь аенда икенче бала булып дөньяга килә (гаиләдә 4 бала булалар). Әтисе Галиулла сугыш башлангач та китә һәм 1943 елда үлеп кала. Рәмзия апа туйганчы «әти» сүзен дә әйтә алмый кала.

Рәмзия апа гомер буе колхозда: тана карый, сыер сава, яшелчәлектә эшли (колхозныӊ зур яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы була). Калмия авылы егете Сәетнәсимгә кияүгә чыга, 5 бала табып үстерәләр. Гомер буе колхоз эшендә эшләсәләр дә, аларныӊ өе һәрвакыт балкып тора, кайчан керсәӊ дә җыйнак, пөхтә. Олы яшьтә булуга карамастан, узенеӊ бакчасында төрле-төрле чәчәкләр үстерә, аларныӊ күптөрлелеге таӊ калдыра.

«Башка кешеләр кишер-чөгендер утырта, ә сез чәчкәгә күмгәнсез,» - дип сорагач, «Матур чәчкәләр яратам бит, башка яшелчәләр безнеӊ олы бакчада» - дип җавап бирде Рәмзия апа

.

Аӊа исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Шулай матур күркәм бакчалары гел сөендереп, башка хуҗалыкларга үрнәк булып торсын, дип яза Калмия авылыныӊ мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев