Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт оештырылды

23 көнне Калмия мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә хатын-кызларыбыз гөрләтеп концерт куйды. Кичәне төрле кызыклы уеннар белән сәнгать җитәкчесе Чулпан Габидуллина алып барды. Концертны күп дипломнар иясе, яшь артистыбыз Данил Әюпов «Әссәламәгәләйкүм!» дигән җыр белән башлап җибәрде. Шулай ук нәни артистларыбыз Азалия Галимҗанова, Айзилә Фәрхетдинова чыгыш ясадылар. Һинд биюен бик...

23 көнне Калмия мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә хатын-кызларыбыз гөрләтеп концерт куйды. Кичәне төрле кызыклы уеннар белән сәнгать җитәкчесе Чулпан Габидуллина алып барды. Концертны күп дипломнар иясе, яшь артистыбыз Данил Әюпов «Әссәламәгәләйкүм!» дигән җыр белән башлап җибәрде. Шулай ук нәни артистларыбыз Азалия Галимҗанова, Айзилә Фәрхетдинова чыгыш ясадылар. Һинд биюен бик оста итеп яшь биючебез Ләйлә Имаметдинова башкарды. Әниләре дә балалардан калышмады. Гөлназ Фәрхетдинова, Венера Имаметдинова, Лиана Галимҗанова, Альмира Гыйлфанова, Фәнзия Зәйнуллина, Фәнзәлия Гыйлванова, Эльмира Миннебаева, Гөлчәчәк Муслиховалар үзләренең матур җырларын тамашачыга бүләк иттеләр. Молодцы, кызларыбыз, булдырасыз! Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, гаиләләрегезгә тынычлык телим, дип яза Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев