Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия авылы китапханәчесе Альмира Гыйльфанованың кулыннан гөлләр коела

Эшләү дәверендә районыбызның күп авылларында булып, кешеләре белән аралашканым бар. Бигрәк тә сокландырганы - авыл кешесе мал-туарын да карый, йорт җирен дә чиста тота, кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Күптән түгел генә Калмия авылында булып, кул остасы, төрле материаллар кулланып, искиткеч матур чәчәкләр ясаучы, аның өстенә өч бала...

Альмира Азатовна - Калмия авыл китапханәсе мөдире, мине ул эш урынында якты йөз белән каршы алды. Китапханәгә килеп керү белән үзеңне ниндидер әкияти патшалыкта кебек хис итәсең... Болай дип әйтүем бер дә юкка түгел! Өстәлләрдә капроннан, төрле тасмалардан, тимерчыбыклардан, пластмассадан ясалган, сәйләннән тезелгән чәчәкләр, кәгазь аккошлар тезелеп тора.

- Мин башта Калмия авыл мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Китапханәдә эшли башлавыма инде 2 ел булды. Кечкенәдән үк балалар белән эшләргә хыялландым. Аны тормышка ашты дип әйтә алам. Бүгенге көндә китапханә каршында эшләп килүче «Шөгыль» клубына 20дән артык бала йөри. Нәрсә белән шөгыльләнүебезне үзегез күрдегез, - дип башлады сүзен Альмира Азатовна.

Мин соклануымны белдереп, тагын бер кат бүлмәләрдәге искиткеч матур чәчәкләрне карап чыктым.

- Барысын да эшләргә үзлектән өйрәндем. Интернет аша махсус китаплар алдырдым, шуларны укып, аннары эшләп карадым. Иң беренче итеп сәйлән белән эшли башладым. Аннары салфеткаларны, капронны эшкә җиктем. Соңыннан исә авылда махсус түгәрәк оештырып җибәрергә кирәк дигән идея барлыкка килде. Балалар бик теләп йөри, Аллага шөкер. Бергәләшеп матур-матур чәчәкләр ясыйбыз. Әле кызыгып, балалары белән бергә әниләре, әбиләре дә йөри башлады. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз, матурлык иҗат итәбез, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем.

Альмира Азатовна белән сөйләшкән саен, аның белән таныша барган саен үзем өчен яңалык ача бардым. Ул үзенең кечкенәдән бию яратуын һәм хәзер мәктәптә бию түгәрәген алып баруын да әйтте.

- Мин балаларны яратам, алар - мине, - дип куйды Альмира Азатовна. - Болай да авылда бернинди эш юк, балаларга шөгыльләнергә урын юк дип күп сөйлиләр. Ә мин моның алай түгел икәнен исбатлыйсым килә, бию түгәрәге дә оештырып җибәрүем шуннан. Әле күптән түгел генә шөгыльләнә башлавыбызга карамастан, төрле бәйгеләрдә җиңү дә яуларга җитештек. Әйтик быел гына «Балкыш» балалар фестивалендә «Хореография» номинациясендә беренче урынга лаек булдык. Мондый җиңүләребез белән горурланабыз! Ә иң мөһиме - балалар үзләре бу шөгыльдән канәгатьлек алалар, бик теләп репетицияләргә йөриләр.

Сүз арты сүз чыгып, Альмира Азатовнадан балаларга күлмәкләрне дә үзе тегеп бирүен белдем. Конкурслар дигәннән, китапханәдә аларда җиңүләрен дәлилләүче Грамоталар, дипломнар, Мактау һәм Рәхмәт хатларының бихисап булуын чамаладым. Альмира Азатовнаның үзенең дә район хакимияте исеменнән бирелгән Рәхмәт хатлары бар. Моннан тыш, оста куллы педагог, тәрбияче, оештыручының укучылары район күләмендә генә түгел, республика уздырган бәйгеләрдә дә катнашалар. Ул гына да түгел, гел призлы урыннар алалар.

- Балаларымның уңышы - ул минем дә уңышым, әлбәттә. Алга таба да алар белән бәйгеләрдә катнашырга, яңа үрләр яуларга исәп бар, - диде әңгәмәдәшем. Сүз уңаенда мин аның гаиләсе, балалары турында сораштым.

- Тумышым белән Калмия авылы кызы мин, тормыш иптәшем Нияз - Әтрәкле авылы егете. Алар безнең авылга күченеп килгәннәр. Аллага шөкер, бүгенге көндә ике яктан да әти-

әниләребез исән-сау, безгә ярдәм итеп, күңелне җылытып торалар. Шәһәр бер дә тартмый, авыл тормышы нәкъ минем өчен (көлә). Авылда үземне ничектер иркен хис итәм, аның саф һавасы да җаныма рәхәтлек бирә. Балаларымның да авыл һавасы сулап үсүләренә куанам. Айзилә, Айназ, кечкенә Илһан - минем газиз балаларым, горурлыгым, таянычым һәм олы бәхетем. Алар миңа йорт эшләрендә дә булышалар: тавыкларны яратып карыйлар, аларны ашаталар, бакчада бергәләшеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез.

Булган кеше бар яктан да булган ди безнең халык. Әлеге сүзләр нәкъ менә Гыйльфановлар гаиләсегә кагыла. Альмира ханым миңа бик теләп китапханәдә тагын нинди чаралар үткәрелүе, авылда актив тормыш алып баруы турында да сөйләде.

- Безнең Калмия авылында мәдәният йорты каршында театр да эшләп килә. Без исә тормыш иптәшем белән анда да йөрибез, үзебезне артистлар буларак сынап карыйбыз. Әле ТНВ каналында бара торган «Аулак өй» тапшыруында да булып кайттык. Былтыр Менделеев шәһәрендә уздырылган «Түгәрәк уен» фестивалендә катнашкан идек. Фольклорга мәхәббәтне мәдәният йорты хезмәткәрләре Чулпан Габидуллина белән Ләйсирә Сәхибҗанова уятты дип әйтә алам. Авылыбызда шундый шөгыль түгәрәкләре булуына чиксез шатмын. Ә үзем исә китапханәдә балалар өчен «Өмет» курчак театры ачып җибәрдем. Балалар белән бергәләшеп курчакларны тектек, беренче әсәребез «Йомры икмәк»не әзерләдек. Иң мөһиме - балаларга ошый. Алар китапханәгә килеп, бер-берсе белән ярыша-ярыша китаплар укый, аралаша, дуслаша. Кечкенә чактан ук яшьтәшләрең белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыру - алга таба балага шәхес буларак формалашырга ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Үзем дә һәрвакыт нинди дә булса шөгыль белән юанып, куанып торам. Читтән торып икътисад, идарә һәм хокук институтына укырга кердем, хыялым - психолог белгечлеге алу. Әлеге һөнәрем миңа балалар белән аларның телендә аралашырга, аларны яхшырак аңларга ярдәм итәчәк дип уйлым.

Альмира Азатовна белән сөйләшкән арада бер читтә балалар сәйлән тезеп утыралар иде. Нәни куллары белән матурлык ясап утыручы балалар янына килеп, мин дә өйрәнеп алырга теләк белдердем.

- Без монда Боерганнан килеп укыйбыз. Мәктәптә дәресләр тәмамланганнан соң Альмира апа янына йөгереп керәбез. Ул безгә сәйләннән матур-матур чәчәкләр ясарга өйрәтә, - диделәр миңа Гөлнур белән Гөлнар Шәфигуллиннар.

- Мин «Шөгыль» түгәрәгенә 2 ел йөрим. Бу вакыт эчендә апабыз бик күп чәчәкләр ясарга, сәйлән тезеп, матурлык иҗат итәргә өйрәтте. Мин ясаган әйберләремне бик кадерләп саклыйм. Үз кулларым белән ясалган әйберләр бигрәк тә күңелемә якын. Ясаган әйберләремне башкалар да сокланып карый, - ди Язилә Сәхипгәрәева.

Калмиядә мондый максатчан, бер җирдә генә таптанып тормыйча, һаман яңа үрләр яуларга тырышучы гаилә барлыгына сокланып кайттым. Хикмәт бит сайланган һөнәреңнең остасы була белүдә, башка бернинди һөнәргә дә алыштырмаслык итеп шөгылеңне гомерлеккә сайлауда. Шул очракта гына һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинәгә әверелә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев