Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июль аенда эчеп рульгә утырган өч кешене ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Федераль законнарның юл хәрәкәте куркынычсызлыгына караган өлешенә 1 июльдән үзгәрешләр керде. Бу РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенә һәм Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8, 12.26 маддәләренә кагыла. Иң зур үзгәреш - исерек килеш руль артына утыручыларга карата җәзаның катылануы. Июльгә кадәр исерек йөртүче гаебе белән юл һәлакәте чыгып, анда бер...

Федераль законнарның юл хәрәкәте куркынычсызлыгына караган өлешенә 1 июльдән үзгәрешләр керде. Бу РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенә һәм Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8, 12.26 маддәләренә кагыла.

Иң зур үзгәреш - исерек килеш руль артына утыручыларга карата җәзаның катылануы. Июльгә кадәр исерек йөртүче гаебе белән юл һәлакәте чыгып, анда бер кеше үлгән икән, гаеплене җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү карала иде. Ә хәзер ул җәза ике елдан җиде елга кадәр дип бара. Ягъни мондый очракта берничек тә төрмәдән котылып кала алмыйсың, иң аз дигәндә ике елга ирегеңнән мәхрүм ителәсең дигән сүз. Һәлакәттә ике яки аннан күбрәк кешенең гомере өзелсә, җәза срогы дүрт елдан тугыз елга кадәр тәшкил итә.
РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе 1 өлеше буенча, хәзер автомобиль, трамвай яки башка механик транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүчеләр, алкогольле эчемлек кулланганмы-юкмы икәнлеген белү өчен медицина тикшерүе үтүдән баш тартучылар шулай ук җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкиннәр. Мондый җәзага эчкән килеш руль артына утырган өчен правадан мәхрүм ителеп, аны кире алгач бер ел эчендә кабат эләгүчеләр тартыла. Шулай ук машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш рульгә утыручыларга да җинаять җаваплылыгы яный.
Җинаять җаваплылыгын шулай ук 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф, мәҗбүри эшләргә тарту да алыштырырга мөмкин. Ләкин, җәза нинди генә булмасын, йөртүчеләр һәр очракта да машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр.
Эчкән килеш руль артына утырган өчен правадан мәхрүм ителеп, аны кире алгач бер ел эчендә кабат эләгүчеләр безнең район территориясендә июль аенда, ягъни законга үзгәрешләр кергәннән соң, өч очрак теркәлде, дип хәбәр итәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән. Әлегә аларга нинди җәза биреләчәге хакында суд карары чыгарылмаган. Яңа законнар буенча, хокук бозучылар җинаять җаваплылыгына тартылырга да мөмкиннәр.
Ә исерек килеш руль артына утырып беренче кат инспекторларга эләгүчеләргә, элеккечә үк, 30 мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев