Җитди кимчелекләр теркәлгән йортларга тикшерүчеләр кабат чыгачак
Районда ялгыз яшәүче гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яктан авыр хәлдә булган күп балалы гаиләләр яшәүче торакларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерделәр. «Торак» операциясе кысаларында оештырылган әлеге рейд ике ай дәвамында барды. Лениногорск шәһәрендәге балалар үлеме белән бәйле янгыннан соң бу мәсьәлә аерым контрольгә алынды. Хәзер мондый гаиләләр һәрдаим күзәтү...
Районда ялгыз яшәүче гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яктан авыр хәлдә булган күп балалы гаиләләр яшәүче торакларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерделәр. «Торак» операциясе кысаларында оештырылган әлеге рейд ике ай дәвамында барды. Лениногорск шәһәрендәге балалар үлеме белән бәйле янгыннан соң бу мәсьәлә аерым контрольгә алынды. Хәзер мондый гаиләләр һәрдаим күзәтү астында булачак.
Җирлек башлыгы, полиция хезмәткәрләре, ирекле янгын сүндерүчеләр, янгынга каршы федераль хезмәт, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, авыллардагы янгын сүндерү постлары һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре рейд барышында барлыгы 1143 йортта булдылар, райондашларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар, балалар белән аерым әңгәмәләр үткәрделәр. Кагыйдә бозуның иң кабатланган очраклары - электрүткәргечләрнең төзек булмавы, стандарт булмаган җылыткыч җайланмаларның файдаланылуы, кухнядагы газ плитәләренең җиһазларга терәп куелуы (ким дигәндә 10 см ара калырга тиеш), мич өстенә утын, кием тезеп киптерүләр һ. б. күзәтелде. Җитешсезлекләр төзәтергә кушылды, җитди кимчелекләр теркәлгән йортларга тикшерүчеләр кабат чыгачак, дип белдерә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге баш белгече Илнар Мифтахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев