Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Җиреклеләр зиратны койма белән уратып алу өчен ярдәмгә чакыралар

Тукай районының Иске Җирекле авылында мөселман зиратын булдыру өчен эш алып барыла. Узган елны Мәләкәс җирлеге депутаты Әкрам Җамалиев һәм авылның активисты Рәшит Сәләхетдинов җитәкчелегендә бер төркем кешеләр зират булачак урында махсус бина салдылар. Шул ук вакытта теләге булган авылдашлар да акчалата ярдәм күрсәтте. Җыелган суммага баганалар өчен тимер торбалар...

Тукай районының Иске Җирекле авылында мөселман зиратын булдыру өчен эш алып барыла. Узган елны Мәләкәс җирлеге депутаты Әкрам Җамалиев һәм авылның активисты Рәшит Сәләхетдинов җитәкчелегендә бер төркем кешеләр зират булачак урында махсус бина салдылар. Шул ук вакытта теләге булган авылдашлар да акчалата ярдәм күрсәтте. Җыелган суммага баганалар өчен тимер торбалар һәм башка кирәкле материаллар сатып алынды. 20-21 июнь көннәрендә әйтеп үтелгән актив кешеләр башлангычы белән баганалар утыртылып, зиратны койма белән уратып алу планлаштырыла. Авылдашларны, мөмкинлеге булган кешеләрне әлеге эштә катнашырга, ярдәм итәргә чакырабыз, дип хәбәр итә "Дуслык" үзәге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев