Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Ерыклыдан Николай Казанцев республикакүләм әдәби бәйгедә катнаша

"Борын-борын заманда яшәгән ди, Мирун бабай. Аның булган ди казлары. Беркөнне, кич җиткәч, Мирун бабай, казларын ишегалдына кертеп, капкасын бикләгән дә, йокларга дип өенә кереп киткән. Тик нигәдер, капка астын каплап куярга оныткан..." "Батыр күрше" дип аталган әкият әнә шулай башлана. Аны Иске Ерыклы авылында яшәүче 11 яшьлек Николай Казанцев...

"Борын-борын заманда яшәгән ди, Мирун бабай. Аның булган ди казлары. Беркөнне, кич җиткәч, Мирун бабай, казларын ишегалдына кертеп, капкасын бикләгән дә, йокларга дип өенә кереп киткән. Тик нигәдер, капка астын каплап куярга оныткан..."

"Батыр күрше" дип аталган әкият әнә шулай башлана. Аны Иске Ерыклы авылында яшәүче 11 яшьлек Николай Казанцев язган. Әлеге иҗат эше белән якташыбыз " Глаголица" бәйсез әдәби республика премиясе өчен көч сынаша. Ул катнашкан номинация "татар телендә проза " дип атала. Әнисе Марина әйтүенчә, улы гел бишлегә укый, аның яраткан фәннәре - рус теле белән татар теле. Николай "Питрау" ансамблендә җырларга, биергә, баянда уйнарга да өлгерә, футбол уйнарга, балык тотарга, "Лего" конструкторыннан күп санлы әкияти сарайлар җыярга да вакыт таба, кыскасы, малайлар тормышының бар күңелле яклары - аныкы.

Якташыбыз әкиятендәге Мирун бабай казларының язмышы кызыксындырса, ахырын монда кереп укырга була, шунда ук Николай өчен тавыш бирергә дә мөмкин. Бәйгегә ноябрь аенда йомгак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев