2020 елның беренче яртысы өчен «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу бара. Район басмасына почта бүлекләрендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша, редакциягә килеп язылырга була. 3 октябрьдән 13енә кадәр газетабызга очсызрак бәядән язылырга мөмкин булачак.
Бу чорда басмабызның җомга санына гына аерым язылу 636 сум урынына 559,08 сум, чәршәмбе-җомга саннарына язылу 711 сум урынына 620,1 сум булачак. Редакциягә килеп алган очракта ярты ел өчен 450 сум түләргә туры киләчәк.
Нет комментариев