Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернет аша иминиятләштермәсәләр – шалтырат

2017 елның 1 гыйнварыннан иминият компанияләре транспорт чарасы хуҗасының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү килешүен электрон юл белән рәсмиләштерү мөмкинлеге тудырырга тиеш. Электрон документ рәвешендәге килешү төзү өчен иминият компаниясе сайтында гариза тутырырга һәм банк картасы яки электрон түләү системасы, интернет-банк аша иминият премиясен түләргә кирәк. Гаризаны билгеләнгән тәртиптә тутырып җибәргәннән...

2017 елның 1 гыйнварыннан иминият компанияләре транспорт чарасы хуҗасының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү килешүен электрон юл белән рәсмиләштерү мөмкинлеге тудырырга тиеш.

Электрон документ рәвешендәге килешү төзү өчен иминият компаниясе сайтында гариза тутырырга һәм банк картасы яки электрон түләү системасы, интернет-банк аша иминият премиясен түләргә кирәк. Гаризаны билгеләнгән тәртиптә тутырып җибәргәннән соң 30 минут эчендә сайтта килешү төзеп булмаса, бу турыда түбәндәге телефоннар һәм адреслар белән хәбәр юлларга кирәк: (843) 235-05-00, 236-90-80 (факс), 235-05-06 номерларын җыеп - Казанга Россия Банкының территориаль учреждениесенә; 8-800-250-40-72 телефоныннан Мәскәүгә Россия Банкының кулланучылар хокукларын яклау хезмәтенә. Мәгълүматны 8-800-200-22-75 телефоны яки reguest@autoins.ru электрон адресы буенча Россия автоиминиятчеләр союзына да җибәрү шарт, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев