Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Иннокам» Кама буе үсешенә зур мөмкинлекләр ача

Тиздән Кама буе чикләрендә «Иннокам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге барлыкка килергә тиеш. Ул Россиядә иң инновацион-җитештерү үзәге төзү, югары кластерларны үстерүне максат итә. Әлеге проект кысаларында инфраструктура - транспорт, энергетика юнәлешләрен үстерү (хәтта Кама аркылы күпер төзү планлаштырыла), система барлыкка китерүче тармакларны заманчалаштыру ниятләнә. Яңа проект безнең Тукай районын да колачлап...

Тиздән Кама буе чикләрендә «Иннокам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге барлыкка килергә тиеш. Ул Россиядә иң инновацион-җитештерү үзәге төзү, югары кластерларны үстерүне максат итә. Әлеге проект кысаларында инфраструктура - транспорт, энергетика юнәлешләрен үстерү (хәтта Кама аркылы күпер төзү планлаштырыла), система барлыкка китерүче тармакларны заманчалаштыру ниятләнә. Яңа проект безнең Тукай районын да колачлап ала һәм продукция җитештерү күләмен өч тапкыр арттыру, яңа эш урыннары булдыру, тормыш сыйфатын арттыруны күздә тота. Бу турыда район хакимиятендә дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев хәбәр итте. Васил Гариф улы районның агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча социаль-икътисадый хәлгә анализ ясады. Кризис шартларына карамастан, тотрыклы үсеш күзәтелә, төп күрсәткеч - сәнәгать җитештерү индексы (индекс промышленного производства) 144 процент тәшкил итә. Район республикада гамәлгә ашырылучы 10 программада катнаша, алар буенча социаль тармакка 200 миллион сумнан артык инвестиция кертелгән, бу акчалар ФАП, җәмәгать үзәкләре, спорт комплекслары төзү, балалар бакчаларын, мәктәпләрне ремонтлау, юллар салу, су челтәрләрен алмаштыруга юнәлтелә. Хәзерге вакытта районда дистәләгән социаль-мәдәни объектны ремонтлау һәм төзеп бетерү буенча эш бара.

Район башлыгы 13 сентябрьдә узачак сайлауларга да тукталды. Ул киңәшмәдә катнашкан район активын, ветераннарны, яшьләр оешмалары лидерларын сайлауларда актив катнашырга, лаеклыларны сайларга чакырды.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова катнашты. Район башлыгы Васил Хаҗиев аңа район больницасын модернизацияләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Алар бу көнне Күзкәй участок больницасын карап кайтты, бу учреждениеләрнең киләчәге турында сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев