Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

II Республикакүләм өченче буын IT-Олимпиадасы старт алды

22 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә IT -парк академиясендә II Республикакүләм өченче буын IT-Олимпиадасының шәһәр туры үтәчәк. Бәйгенең оештыручылары - "Россия пенсионерлары Берләшмәсе" җәмгыять оешмасының региональ бүлеге һәм ТРның фән һәм мәгариф Министрлыгы. Бәйгедә 72 сәгатьлек программа буенча компьютер грамотасын үзләштереп, 2013-2014нче уку елларында сертификат алган "Өченче буын Университеты"н тәмамлаучылар катнаша....

22 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә IT -парк академиясендә II Республикакүләм өченче буын IT-Олимпиадасының шәһәр туры үтәчәк.
Бәйгенең оештыручылары - "Россия пенсионерлары Берләшмәсе" җәмгыять оешмасының региональ бүлеге һәм ТРның фән һәм мәгариф Министрлыгы.
Бәйгедә 72 сәгатьлек программа буенча компьютер грамотасын үзләштереп, 2013-2014нче уку елларында сертификат алган "Өченче буын Университеты"н тәмамлаучылар катнаша. Компьютерны иң яхшы белүче исеменә лаек булу өчен 15 кеше көч сынашачак.
Ике сәгать дәвамында катннашучылар тест биремнәренең сорауларына җавап бирергә, MSOffice, Word, PowerPoint та, Интеренет челтәренең эзләнү системасында эшли, www.gosuslugi.ru федераль порталы белән файдалана белүләрен күрсәтергә тиеш.
Бүләкләү тантанасы шул ук көнне 16. 00 сәгатьтә узачак. Җиңүчеләр финал ярышларында Чаллы шәһәр данын яклаячак. Ул 27 гыйнвар көнне Татарстан башкаласында Казан федераль университетының IT-лицеенда уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев