Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының "Якты юл" газетасында җиң сызганып эшләгән Хәниф Хөснуллинны искә алдылар

Шәһәр китапханәсендә Чаллыда зур төзелешләр башлангач ук килеп, ялкынлы шигырьләре, күркәм эшләре белән калабызның рухи тормышына лаеклы өлеш керткән мәрхүм язучылар Мәхмүт Газизов белән күп еллар безнең «Якты юл» газетасында эшләгән Хәниф Хөснуллинны искә алу кичәсе булды. Әгәр исән булсалар, Мәхмүткә - 75, Хәниф Хөснуллинга 80 яшь тулган булыр иде....

Шәһәр китапханәсендә Чаллыда зур төзелешләр башлангач ук килеп, ялкынлы шигырьләре, күркәм эшләре белән калабызның рухи тормышына лаеклы өлеш керткән мәрхүм язучылар Мәхмүт Газизов белән күп еллар безнең «Якты юл» газетасында эшләгән Хәниф Хөснуллинны искә алу кичәсе булды. Әгәр исән булсалар, Мәхмүткә - 75, Хәниф Хөснуллинга 80 яшь тулган булыр иде. Иртәрәк киттеләр шул, әмма безгә, килер буыннарга, истәлеккә китаплары, кабатланмас әсәрләре калды. Мәхмүт Газизов күбрәк балалар өчен язды. Кичәдә шәһәрнең 10, 12, 20нче мәктәп укчылары әдипләребезнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Ә олуг язучыларыбыз Факил Сафин, Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, мәрхүм язучыларыбыз белән аралашып яшәгән язучы Мансур Сафин, журналист Наилә Вилданова истәлекләрен уртаклаштылар, Наилә Хәнифнең үләр алдыннан язган соңгы шигырен укып тетрәндерде. Шагыйрь көтмәгәндә, җиң сызганып иҗат иткәндә вафат булды, бик күп шигырь-поэмалары кулъязма хәлендә калган иде. Мең рәхмәт Факил Сафинга - мәрхүмнең архивын юллап табып, иҗади мирасын туплап, «Ялгыз капка» дигән саллы гына китабын чыгарды. Хәниф Хөснуллин газетабызда беренче көннәреннән үк эшләде. Коллектив яңа урынга күчеп килгәнче, журналист ир-егетләребез өстәл-утыргычлар, шкафлар ташып, бүлмәләрне рәхәтләнеп, куанышып эшләрлек хәлгә китерделәр. Хәнифнең дә алар арасында мөстәкыйль татар газетасы чыга башлауга сабый баладай сөенеп йөрүләре истә. Киң күңелле, шигърияткә гашыйк, ул башлап каләм тибрәтүчеләр белән ихлас күңел биреп эшләде, мәктәп балалары аның яныннан китеп тормады. Күптән түгел 50 еллык юбилеен билгеләп үткән «Ләйсән» әдәбият-иҗат берләшмәсенең беренче рәисе дә ул булды.

Искә алу кичәсен шәһәр китапханәсе мөдире Роза Хәмидуллина, Факил Сафин җитәкчелегендәге язучылар берлеге бик матур оештырганнар. Зал тулы мәктәп укучылары, танылган язучыларыбыз, мәрхүм язучыларыбызны сагынып яшәүче шигырь сөючеләр бик җылы мохиттә, ихлас күңелдән аралаштылар, кабат аларның әдәби мирасларын барладылар. Мәрхүм әдипләребезнең рухлары шат булсын, ә очрашуны оештыручыларга мең рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искә алу