Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибардан калдырмыйк

Инвалидлар декадасы уңаеннан, авыл җирлекләрендә очрашулар, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар белән танышулар дәвам итә.

Урын өстендә ятучы, бер дә хәрәкәт итә алмаучы, тумыштан сәламәтлекләре чикле, көтмәгәндә бәхетсезлеккә юлыгып сәламәтлекләрен югалтучы кешеләр җәмгыять тарафыннан игътибарга мохтаҗ.  Аларны тормыш сынаулары белән бергә-бер калдырасы түгел иде. Бу безнең иң зур бурычларның берсе.
Әйе, язмыш аларны рәңҗеткән, тик алар үз-үзләрендә көч табып яши. Аларга күп вакыт безнең ягымлы карашыбыз да җитә. 
Калмия авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар музыка мәктәбе коллективы белән берлектә физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән 6 авылдашыбызда булдык. Китапханә исеменнән аларга кечкенә генә бүләкләр дә тапшырдык, яраткан китапларын, журналларын тәкьдим иттек. Ә балалар үзләре әзерләгән концерт номерларын бик үзенчәлекле итеп башкардылар. 

Энҗе ГАЛИӘХМӘТОВА, 
Калмия авылы китапханәсе мөдире.

Фото Энҗе Галиәхмәтовадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев