Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелекле хезмәтегездә уңышлар!

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре - район үзәк больницасы табиблары, шәфкать туташлары, авылларда эшләүче фельдшерларыбыз, медицина хезмәте ветераннары! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Һәp кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Ә сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы - кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын...

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре - район үзәк больницасы табиблары, шәфкать туташлары, авылларда эшләүче фельдшерларыбыз, медицина хезмәте ветераннары! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим.

Һәp кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Ә сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы - кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Дәвалау учреждениеләребездә бөтен күңелен, йөрәк егәрен, тырышлыгын биреп эшләүче, үз һөнәренә, Гиппократ антына тугры чын шәфкать ияләре хезмәт куя.

Реклама

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең төп максаты - халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, медицина учреждениеләрен югары әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү. Бу мәсьәләләр район хакимиятенең аерым игътибарында.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Без сезгә халык сәламәтлеген саклауда зур өметләр баглыйбыз. Игелекле һәм җаваплы хезмәтегездә бетмәс көч, рух ныклыгы, саулык һәм күңел көрлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X