Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа 2023 елда пенсионерларны ниләр көтә?

Таныштырып узабыз:

1. Россия Пенсия фонды белән Федераль социаль иминият фонды кушылды

2023 елның 1 гыйнварыннан Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды Россия Федерациясе Социаль фондына берләште. Пенсияләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре һәм халыкка тапшыру датасы элеккечә калды.

2. Пенсия стажы

Картлык буенча пенсиягә чыгу өчен 2023 елда – 14 ел, 2024 елда 15 ел стаж кирәк булачак.

3. Индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК)

2023 елда картлык буенча пенсия ИПК — 25,8булганда, 2024 елда 28,2  булганда билгеләнә. 2023 елда бер пенсия коэффициентының бәясе 123 сум 76 тиенгә тигез.

4. Пенсияне индексацияләү

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 4,8 процентка артты.  

5. Пенсиягә социаль өстәмәләр

1 гыйнвардан пенсионерлар өчен федераль һәм төбәк яшәү минимумы артты. Димәк, бу –эшләмәүче пенсионерларга гарантияләнгән сумма да артачак дигән сүз.

6. Пенсиягә чыгу вакыты

2023 елда гомуми нигезләрдә картлык буенча чыгучы яңа пенсионерлар булмаячак. Бу хокук бары тик вакытыннан алда чыгу өчен ташламалары булган кешеләргә генә бирелә. Күчеш периодын исәпләгәндә, Пенсионерларның киләсе категориясе– 1961 елгы ир-атлар һәм 1966 елгы хатын-кызлар. Алар пенсиягә 2024 елда 58 һәм 63 яшьтән чыга аллачаклар.

7. Пенсиянең үзгәрми торган өлеше

2023 елның 1 гыйнварыннан – 7567 сум 34 тиен. Бу санга гадәти пенсия күләме генә түгел, өстәмәләрнең суммасы да бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев