Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Мәдәният хезмәткәре - һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче. Чөнки мәдәният өлкәсе - иҗат казаны, җыр-моң, шигърият сөючеләрне янәшәсенә туплаучы көч. Биредә чын иҗат кешесе булмасаң, кешеләрне ярата, тәэсир итәрлек сүзләр таба белмәсәң, әлеге һөнәрнең асылына төшенү, аңа чын мәгънәсендә бирелеп эшләп булмый....
Мәдәният хезмәткәре - һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче. Чөнки мәдәният өлкәсе - иҗат казаны, җыр-моң, шигърият сөючеләрне янәшәсенә туплаучы көч. Биредә чын иҗат кешесе булмасаң, кешеләрне ярата, тәэсир итәрлек сүзләр таба белмәсәң, әлеге һөнәрнең асылына төшенү, аңа чын мәгънәсендә бирелеп эшләп булмый.
Әлеге бәйрәм - театр, китапханә, клуб, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре көне генә түгел, ул районыбыз биләмәсендә мәдәни-массакүләм чараларның күпсанлы тамашачылары, үзешчән сәнгатьтә катнашучы укучылар, авыл үзешчәннәренең уртак бәйрәме.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сез авылга яктылык, нур таратучылар һәм әлеге юлда уңышларыгыз да байтак. Тарихи һәм мәдәни мирасны тулыландыручылар да, талантларны ачарга ярдәм итүчеләр дә, кешеләрне матурлык, илһам дөньясын күрә, тоемлый белергә өйрәтүчеләр дә сез. Сәхнә ветераннарыбыз янәшәсендә сәләтле яшьләребез үсеп килә - бу да сөенечле хәл.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, һәммәгезгә дә яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев