Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле тукайлылар!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Узып баручы ел, кыенлыкларына да карамастан, сезнең хәтерегездә иң изге теләкләрегезне гамәлгә ашыруның чираттагы бер адымы булып калсын. Бар хыялларыгыз мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашсын, киләчәгегезне караңгы болытлар капламасын. Без, нефтьчеләр, элеккеге кебек үк, хезмәт нәтиҗәләребез Татарстан Республикасы халкын сөендерсен өчен кулыбыздан килгәннең...

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!

Узып баручы ел, кыенлыкларына да карамастан, сезнең хәтерегездә иң изге теләкләрегезне гамәлгә ашыруның чираттагы бер адымы булып калсын.

Бар хыялларыгыз мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашсын, киләчәгегезне караңгы болытлар капламасын.

Без, нефтьчеләр, элеккеге кебек үк, хезмәт нәтиҗәләребез Татарстан Республикасы халкын сөендерсен өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләрбез.

2016 елда сезнең туган җирегездә безне уртак социаль үсеш проектлары көтә. Бергәләп без бик күп игелекле эшләр башкара алабыз һәм алар күп еллар балаларыбызга, оныкларыбызга хезмәт итәчәк.

Хөрмәтле тукайлылар, сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез.

«ЛУКОЙЛ» халык акционерлык җәмгыяте вице-президенты, «РИТЭК» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Николай Николаев.

«РИТЭК» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары - «ТатРИТЭКнефть» территориаль-җитештерү предприятиесе директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев