Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш хәрәкәте ветераннарының Тукай районы оешмасы ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңеп, бүгенге көндә дә батырлыкка тере һәйкәл булып безнең арада яшәүче сугыш ветераннары, Совет солдаты исеменә тап төшермичә Әфган таулары арасында хәрби хезмәт үткән әфганчылар, төрле елларда Төньяк Кавказда террочыларга каршы көрәшкән Рәсәй армиясе солдатлары, бүгенге көндә Ватан иминлеген тәэмин итеп, илебезнең төрле кыйтгаларында сакта...

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңеп, бүгенге көндә дә батырлыкка тере һәйкәл булып безнең арада яшәүче сугыш ветераннары, Совет солдаты исеменә тап төшермичә Әфган таулары арасында хәрби хезмәт үткән әфганчылар, төрле елларда Төньяк Кавказда террочыларга каршы көрәшкән Рәсәй армиясе солдатлары, бүгенге көндә Ватан иминлеген тәэмин итеп, илебезнең төрле кыйтгаларында сакта торучы авылдашлар-якташлар, армия хезмәтенең үз-үзеңне сынау мәктәбе икәнен аңлап солдат киеме кияргә әзерләнгән яшь егетләр! Сугыш хәрәкәте ветераннарының Тукай районы иҗтимагый оешмасы сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә.
һәрберебезнең изге бурычы - фидакарь хезмәт һәм талант белән Ватанны ныгыту, аны күз карасыдай саклау. Ил сагында ышанычлы уллар торганда, җәмгыять тыныч тормышта иҗтиһат итә ала.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим! Күкләр аяз, дөньялар тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватанны саклаучылар көне 23 февраля