Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хокукый ярдәм күрсәтү буенча түгәрәк өстәл үтә

Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы закон кысаларында, 20 ноябрь субъектларда балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне итеп билгеләнде. Бу көнне 14.00 сәгатьтә районның «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында «Синең хокукың бар» дип аталган түгәрәк өстәл үтә. Анда хокук бозган өчен профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар чакырыла. Чарада...

Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы закон кысаларында, 20 ноябрь субъектларда балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне итеп билгеләнде. Бу көнне 14.00 сәгатьтә районның «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында «Синең хокукың бар» дип аталган түгәрәк өстәл үтә. Анда хокук бозган өчен профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар чакырыла. Чарада район социаль яклау идарәсеннән, ЮХИДИдән, Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегеннән, җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалыннан, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясеннән вәкилләр катнашачак.

Шул ук көнне сәгать 9дан 12гә кадәр район Башкарма комитетының 206, 310 кабинетларында опекага кагылышлы юридик сораулар буенча халыкны кабул итү үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев