Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт хакын түләмәсәләр «Кайнар линия»гә шалтырат

Хезмәт Кодексы буенча һәр кеше вакытында хезмәт хакын алырга тиеш. Шул ук вакытта социаль яктан сакланган булу да аның өчен мөһим шартларның берсе. Ләкин эш бирүчеләрнең кайберләре законны үтәми: юридик яктан теркәлү узмыйлар, салымнар түләмиләр, үзләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең санын яшерәләр. Бу исә, үз чиратында, шундый оешмаларда эшләүчеләрнең социаль хокукларын боза,...

Хезмәт Кодексы буенча һәр кеше вакытында хезмәт хакын алырга тиеш. Шул ук вакытта социаль яктан сакланган булу да аның өчен мөһим шартларның берсе. Ләкин эш бирүчеләрнең кайберләре законны үтәми: юридик яктан теркәлү узмыйлар, салымнар түләмиләр, үзләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең санын яшерәләр. Бу исә, үз чиратында, шундый оешмаларда эшләүчеләрнең социаль хокукларын боза, алар киләчәктә минималь күләмдәге пенсия алып яшәргә мәҗбүр булачак.

2015 елның 1 гыйнварыннан эш белән тәэмин итүчеләргә карата социаль бурычларны үтәмәгән өчен җаваплылык тагын да артты. Административ хокук бозучы җитәкчеләргә 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штрафлар салыначак.

Хезмәт хокукын бозу дип :

-хезмәт килешүләре төземәү;

- хезмәт хакын вакытында түләмәү;

- минималь хезмәт хакы күләменнән дә кимрәк хезмәт хакы түләү санала.

Минималь хезмәт хакы күләменә (МРОТ) килгәндә, бюджет оешмаларында эшләүчеләр өчен ул аена - 5965 сум, бюджеттан тыш оешмаларда эшләүчеләр өчен 6420 сум тәшкил итә.

Хезмәт законнарын бозу очраклары күзәтелгәндә район халкы Тукай районы Башкарма комитетында эшләүче «кайнар линия»гә 70-00-76 телефоны аша шалтырата ала. Хәбәрдә үзегезнең тулы исемегезне һәм эш бирүченең тулы исеме, фамилиясе, оешма ИННы, аның адресы, телефоны турындагы мәгълүматларны бирү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия