Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чернобыль фаҗигасендә катнашкан бер ир-ат узган ел якты дөнья белән хушлашты

Бүген районда атом электр станцияләрендәге аварияләрне бетерүдә катнашкан 38 кеше яши. Шуларның 27се Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗиганең эчендә булучылар. Аварияләрне бетерүдә катнашканнарның районда шулай ук өч тол хатыны яши. Узган ел Чернобыль фаҗигасендә булган бер ир-ат якты дөньядан китте. Әлеге датаның 28 еллыгын билгеләп үтү, анда катнашкан райондашларга социаль...

Бүген районда атом электр станцияләрендәге аварияләрне бетерүдә катнашкан 38 кеше яши. Шуларның 27се Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗиганең эчендә булучылар. Аварияләрне бетерүдә катнашканнарның районда шулай ук өч тол хатыны яши. Узган ел Чернобыль фаҗигасендә булган бер ир-ат якты дөньядан китте. Әлеге датаның 28 еллыгын билгеләп үтү, анда катнашкан райондашларга социаль ярдәм күрсәтү максатыннан Башкарма комитет җитәкчесе карар кабул итте. Аның нигезендә чаралар планы әзерләнде. Бу датага багышланган чаралар 16 апрельдән үк башланды. Бу көннәрдә авыл китапханәләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә тематик кичәләр, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сыйныф сәгатьләре, рәсемнәр һәм сочинениеләр конкурслары уздырыла. Фаҗигадә катнашкан райондашларга социаль яклау идарәсе тарафыннан ашамлыклар җыелмасы тапшырылачак. Авыл җирлекләрендә авариядә һәлак булганнарның каберләренә бару оештырылачак. Искә алу 26 апрель көнне хакимият бинасында Хәтер көне үткәрү белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев