Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәстәрлегә хәсрәт килмәс

Елның һәр фасылының үз матурлыгы, куанычлары һәм мәшәкатьләре бар. Әле генә чәчәкле җәй иде, бакча эшләре белән мәш килдек. Муллык куандыра, шуңа күрә тавык чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләре дә сизелми үтә. Инде менә алтын көзгә аяк бастык - бу фасылның да үз матурлыгы, кайгыртучанлык, игътибар таләп итә торган мәсьәләләре бар....

Елның һәр фасылының үз матурлыгы, куанычлары һәм мәшәкатьләре бар. Әле генә чәчәкле җәй иде, бакча эшләре белән мәш килдек. Муллык куандыра, шуңа күрә тавык чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләре дә сизелми үтә. Инде менә алтын көзгә аяк бастык - бу фасылның да үз матурлыгы, кайгыртучанлык, игътибар таләп итә торган мәсьәләләре бар. Шуларның берсе - җылыту сезонына хәзерлек.

Хәвеф-хәтәр булмасын, янгыннар чыгып, кеше гомерләре өзелмәсен. Ә моның өчен алдан ук саклык чаралары күрергә кирәк: утын белән җылытыла торган мичләрне, мунча мичләрен, электр белән җылыту җайланмаларын, газ белән тәэмин итү системасын тулы хәзерлеккә китерергә, аз гына кимчелеккә дә битараф булмаска кирәк. Шушы максатны күздә тотып, «Татарстан Республикасы янгын сакчылыгы» дәүләт учреждениесенең Чаллы отряды хезмәткәрләре, «Торак-2015» операциясе кысаларында, кышка хәзерлекнең торышын тикшерергә авылларга чыкты. Беренче очрашу Теләнче Тамак авылында булды.

Аерым пост хезмәткәрләре, полиция вәкиле, авыл җирлеге башлыгы һәм янгынга каршы Чаллы отрядының янгын куркынычсызлыгы инженеры белән бергәләп, йортларны, ихата-кураларны тикшерделәр. Рейд вакытында ялгыз яшәүче алкоголь кулланучылар торакларының янгын хәвефсезлеге торышына аеруча игътибар бирелә, халык белән профилактик әңгәмәләр уздырганда электр приборларын, газ һәм электр мичләреннән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аеруча игътибар ителә.

Янгын чыгуның сәбәпләрен кем генә белми: ул - мичнең артык кызуыннан да була, утлы агач күмеренең такта идәнгә тәгәрәп төшү ихтималы да бар, электр чыбыкларының искерүе, төзек түгел, кайчакларда кулдан ясалган электр җылыткычлардан файдалануның фаҗигага китерүе мөмкин. Сәбәпләрен беләбез, тик янгын куркынычсызлыгы таләпләрен санга сугып бетермибез. Әңгәмәләр вакытында шуларны кабат аңлатабыз, ашыгыч хезмәт телефоннары язылган белешмәлек таратабыз.

Валентина Нигъмәтҗанова, «Татарстан Республикасы янгын сакчылыгы» дәүләт учреждениесенең Яр Чаллы отряды инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев