Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби комиссар өлкән сыйныф укучылары белән очраша

Хәрби комиссариат армия хезмәтенә кагылышлы сораулар буенча район мәктәпләренең 9, 10, 11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар да үткәрә башлады. Берничә авыл җирлеген берләштергән мондый чара күптән түгел Круглое Поледа оештырылган иде. Узган атнаның җомгасында очрашу Яңа поселогы мәдәният йортында үтте. 18 декабрь көнне исә өлкән сыйныф укучыларын...

Очрашуларны хәрби комиссар Дамир Вәлиев үзе алып бара. Ләкин, Дамир Шамилевичның әйтүенчә, әти-әниләр һәм үсмерләр чарага алар көткән санда килмиләр. Яңа поселогына да чакырылган барлык авыл җирлекләреннән дә килмәгән иделәр. Югыйсә, хәрби комиссарның чыгышы улы армия яшенә җиткәннәр өчен генә түгел, әле балалар бакчасына йөргәннәр өчен дә файдалы булды.

Чыгышының башында Дамир Шамил улы Россия хәрби көчләренең составы турында аңлатып үтте. Ул төп өч гаскәрдән - коры җир, хәрби-диңгез флоты һәм һава-космик гаскәрләреннән тора, көнбатыш, көнчыгыш, көньяк һәм үзәк округлар бар, егетләребез - Россия Федерациясе территориясендә генә хезмәт итәләр, диде ул.

Хәрби хезмәткә яраклылык категориясе беренчел исәпкә баскач ук куела

Аннары егетләрне беренчел хәрби исәпкә бастыру темасына тукталды. Закон буенча, һәр гражданин 17 яше туласы елны беренчел хәрби исәпкә басарга тиеш. Ул эш гыйнвар, февраль айларында башкарыла. Үсмерләр хәрби комиссариатка медкомиссиягә киләләр. Анда аларның сәламәтлек торышы, гаилә хәле, белем дәрәҗәсе, бүген армиягә барырлыкмы, өстәмә әзерлек кирәкме, юкмы икәнлеге ачыклана. Һәр егетнең шәхси эше ачыла. Үзгәрешләр 18 яшькә кадәр шәхси эшкә теркәлеп бара. Беренчел хәрби исәпкә басу мәҗбүри, хәрби комиссариатка килмәү очрагына административ җаваплылык каралган. Бәхеткә, районда андый фактлар юк, дип билгеләп үтте хәрби комиссар.

Кызганычка каршы, күпчелек әти-әниләр баласының сәламәтлек торышы хакында комиссариатта медицина комиссиясе үткәндә генә беләләр, югыйсә бакча яшеннән үк тикшерелеп, диагнозлар медицина карточкасына теркәлеп барырга тиеш. Комиссия үткәннән соң үсмерләрнең хәрби хезмәткә яраклылык категориясе билгеләнә. А - яраклы, Б - сәламәтлегендә кайбер кимчелекләр бар, ләкин хәрби хезмәткә комачау итми, В - армия хезмәтенә яраклылыгы чикле, запаска теркәлә, Г - вакытлыча яраксыз, дәвалану яки яраксызлык категориясе алу өчен алты айга кичектерү бирелә, Д - армиягә яраксыз, андыйлар хәрби исәпкә дә куелмый.

Тиздән армиягә десантчылар да әзерли башлаячаклар

Егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү юнәлешендә республикада, шул исәптән безнең районда да, нигездә, машина йөртүче һөнәренә әзерлиләр. Укулар автомәктәп базасында көзен һәм язын үткәрелә. Егетләр дүрт ай бушка укыйлар, курсантларның һәрберсе өчен федераль бюджет 18,5 мең сумга якын акча бүлә, дип аңлатып үтте хәрби комиссар. Ә киләсе елдан Куркачи аэродромы базасында парашютчылар, десантчылар әзерләү күздә тотыла. Алар һава-космик көчләрендә хезмәт итәчәк. Укырга теләге булганнарның бу турыда беренчел исәпкә басканда ук әйтүе мөһим.

Хәрби училищеда уку

Дамир Вәлиев булачак солдатларны һәм аларның әти-

әниләрен хәрби училищеда уку шартлары белән дә бераз таныштырып үтте. Бу югары һөнәри белем бирү учреждениесе, анда унберенче сыйныфтан соң кабул итәләр, уку, яшәү бушлай, кием бирелә, стипендия түләнә, дип билгеләп үтте ул.

Армиядән кичектерү бер генә тапкыр бирелә

Армиягә баруны нинди очракларда кичектереп торып була - алга таба хәрби комиссар шуларга тукталды. Беренчесе - сәламәтлек торышы буенча. Югарыда әйтеп үткәнчә, армиягә бару өчен дәваланырга кирәк булган егетләргә бирелә. Икенчесе - белем алу өчен бирелә торган вакыт. Студентлар югары уку йортын тәмамлаганчы армиягә баруны кичектереп тора ала. Ләкин кичектерү бер генә тапкыр бирелә. Әгәр әлеге уку йортыннан китсәң, икенче ВУЗга күчсәң, шул ук уку йортында башка төр юнәлештәге икенче факультетка күчсәң - кичектерү югала. Бу дәүләт аккредитациясе булган югары уку йортларында укучыларга гына кагыла. Урта махсус белем бирүче уку йортларында белем алучылар армия хезмәтен кичектереп тора алмый.

Тугызынчы сыйныфтан соң исә хәрби хезмәтне 20 яшькә кадәр генә кичектереп торырга була. Ул вакытка кадәр укып бетерә алмасаң, өченче курстамы син, дүрттәме - армиягә китәргә туры киләчәк.

Шулай ук гаилә хәле буенча да кичектерү бирелергә мөмкин. Мәсәлән, әти-әниеңнең бердәнбер караучысы булган очракта. Моны комиссия хәл итә. Армиядән кичектерү автомат рәвештә билгеләнми, аны тиешле документларны хәрби комиссариатка алып килеп, үзеңә рәсмиләштерергә кирәк.

Сорауларыгыз булса хәрби комиссариатка килергә курыкмагыз

Законлы сәбәбе булмаган килеш чакырылыш буенча яки контракт буенча 27 яшькә кадәр хәрби хезмәт үтмәгән гражданнарга 2014 ел башыннан хәрби билет бирелми, аларга бары тик «Нигезле сәбәбе булмаган килеш чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәде» дип язылган белешмә генә тапшырыла. Бу әле дә дәвам итә. Бу, белгәнебезчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә юлны чикли. Закон бозучылар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла, дип искәртте яшьләрне район хәрби комиссары. Сораулар булганда комиссариатка килүдән курыкмагыз, хәрби комиссар, чакырылыш комиссиясе шуның өчен эшли, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев