Яңалыклар

Халык дружиначыларын кызыксындыру кирәк

Җәмәгать тәртибен саклауда полиция хезмәткәрләренә ярдәм итү максатыннан 2014 елның декабрендә районда бердәм халык дружинасы булдыру турында карар кабул ителгән иде. Бүгенге көндә 23 авыл җирлегендә, отрядларга бүленеп, барлыгы 135 кешедән торган шундый дружина эшләп килә. 2015 елда дружиначылар 133 профилактик рейдта һәм халык күпләп җыела торган 23 чарада катнашты....

Җәмәгать тәртибен саклауда полиция хезмәткәрләренә ярдәм итү максатыннан 2014 елның декабрендә районда бердәм халык дружинасы булдыру турында карар кабул ителгән иде. Бүгенге көндә 23 авыл җирлегендә, отрядларга бүленеп, барлыгы 135 кешедән торган шундый дружина эшләп килә. 2015 елда дружиначылар 133 профилактик рейдта һәм халык күпләп җыела торган 23 чарада катнашты. Аларның ярдәме белән 5 җинаять ачылды, 970 кырын гамәл эшләнмичә калды.

Халык дружиначыларының эшләве хокук сакчыларына кирәк, алар күп очракларда шаһитлар буларак та чыгалар - бу шулай ук бик мөһим, диләр полиция хезмәткәрләре. «Ләкин проблема шунда - аларны кызыксынсындыру чараларын арттырырга кирәк, югыйсә, дружиначылар отрядтан китәргә мәҗбүр булалар. Моңа мисаллар бар инде», - дип белдерде хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район ЭЭБ полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Андрей Понамарев. Дөрес, узган ел һәм быел ике дружиначы республика бюджетыннан 5әр мең сумлык премиягә лаек булган. Өстәмә ял көннәре бирү, эш вакытында киткәндә хезмәт хакын саклау кебек кызыксындыру чараларын да карарга кирәк, диелде киңәшмәдә.

Фото чыганагы: www.km.ru

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев