Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөрләде урам бәйрәме

Урам бәйрәме авыл халкының  ял итеп алыр өчен бер талпынып ала торган зур вакыйгасы. Бу көнне күрше күләм җыенып бер-берсе турында кызыклы мәгълүматләр ишетә, уеннар уйный,җырлар тыңлап рәхәтләнеп ял итә.

Бу юлы үткәргән чарабыз Иштирәк авыл җирлегенә караган Аулаш авылында үтте. Апалар матур милли киемнәр киеп, иптәшләре белән бергә, күчтәнәчләр алып авыл старостасы Римма Борисовалар капка төбенә ашыктылар.
Кыска вакыт арасында өстәл  тәмле ризыклар белән тулды. Авылда кемнәр яши, нинди милләт, профессия кешеләре икән, яраткан эшләре нинди? Бу сорауларга кичә дәверендә җавап табылды. Мартыштан күченеп килгән Рая апа Петрованың һәр өлешне керәшен җыруы белән башлавы бәйрәмгә аеруча бер ямь өстәде. Очрашуга килүчеләрдән гаилә командалары оештырып ярышып та алдык. Гәверлеләр гаиләсенә каршы Дорофеевлар көч сынашты, жюри үзенең бәясен бирде. Әбиләр исә Питрау көнен искә алып себерке бәйләде. Бәйрәмгә килүчеләр барысы да чарага үзенең өлешен кертте. Милли тастымаллар, чыжлап торучы самовар да очрашуның бер зур өлеше иде. Авыл халкы киләсе очрашуны үзебезнең клубыбызда оештырырга кирәк, дигән теләктә өйләргә таралышты.
 Гөлсинә Иванова

Реклама

/Фото  Гөлсинә Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X