Геройларны онытмыйбыз
Ватан өчен яшәлгән гомер 9 декабрь, Ватан геройлары көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе, «Волонтер» берләшмәсе әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Тепловның өенә барып, хәл-әхвәлен сораштылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» берләшмәсе әгъзаларына әлеге геройның кыюлыгы, батырлыгы турында сөйләде. Шулай ук ветеранга истәлекле бүләк...
Ватан өчен яшәлгән гомер
9 декабрь, Ватан геройлары көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе, «Волонтер» берләшмәсе әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Тепловның өенә барып, хәл-әхвәлен сораштылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» берләшмәсе әгъзаларына әлеге геройның кыюлыгы, батырлыгы турында сөйләде. Шулай ук ветеранга истәлекле бүләк - җылы юрган бирелде. Василий Андреевичның күңелләре тулды, ул кунакларга аңа карата игътибарлы булганнары өчен рәхмәтен белдерде.
Шушы ук көнне Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә тыл ветераны Нурҗинан Зыятдинова янында да булдылар. Нурҗинан Габдрәүф кызы укучыларга үзләренең көне-төне җир сөргәннәре, армый-талмый төрле эшләр башкаруы турында сөйләде, ачлык хөкем сөрүгә карамастан, ныклы, чыдам булулары турында ассызыклап әйтте. Нурҗинан әбигә шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды, укучылар биредә ишеткән гыйбрәтле вакыйгаларны мәңге йөрәкләрендә сакларга сүз бирделәр.
Ватан өчен үз гомерләрен дә аямаган, сәламәтлекләрен кызганмаган геройлар белән очрашулар яшь буында патриотик хисләр, туган якка, Ватаныбызга карата мәхәббәт тәрбияли. Балалар үз якташ-геройларын белергә, аларның тормыш юлы белән таныш булырга тиеш, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев