Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газга түләү күп килмәсен өчен счетчик күрсәткечләрен айның 8енә кадәр тапшырырга кирәк

Күпчелек авыллардагы кебек үк, Мәләкәс авыл җирлеге җыенында да газ өчен түләүгә бик зур сумма килүен, аның исәпләгечтәге күрсәткечләргә туры килмәвен белдерделәр. Кулланучыларның сорауларына ачыклык кертү максатыннан без Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүчеләргә газ хезмәте күрсәтүче слесарь Михаил Никифоровка шалтыраттык. «Исәпләгечтәге күрсәткечләрне айның 5есеннән 8енә кадәр мәҗбүри рәвештә тапшырырга кирәк. Аны...

Күпчелек авыллардагы кебек үк, Мәләкәс авыл җирлеге җыенында да газ өчен түләүгә бик зур сумма килүен, аның исәпләгечтәге күрсәткечләргә туры килмәвен белдерделәр. Кулланучыларның сорауларына ачыклык кертү максатыннан без Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүчеләргә газ хезмәте күрсәтүче слесарь Михаил Никифоровка шалтыраттык. «Исәпләгечтәге күрсәткечләрне айның 5есеннән 8енә кадәр мәҗбүри рәвештә тапшырырга кирәк. Аны Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүчеләр 71-72-40 телефоны буенча газ хезмәте күрсәтү оешмасына яки миңа хәбәр итә алалар. 10ысы көнне газ хезмәте күрсәтү оешмасы квитанцияләрне әзерли. Авылларга ул 12-13ләре килеп җитә. Авылдашларның күпчелеге исәпләгечтәге күрсәткечләрне айның 8нче числосына кадәр хәбәр итми. Квитанция төзелгән вакытка күрсәткечләре булмаган абонентларга түләү норматив буенча билгеләнә. Ә норматив 1 квадрат метрга 8,5 метр куб газ яна дип исәпли. Мәсәлән, йортның мәйданы 120 квадрат метр икән, бу санны 8,5кә, аннары бер метр куб газның бәясенә, ягъни 4,8 сумга тапкырлыйсың. 4896 сум чыга. Бу әле җылыту өчен генә. Плитәгә аерым исәпләнә, ул йортта яшәүче кеше санына карап билгеләнә. Шулай ук маллар өчен дә (мәсәлән, аларга газда су җылытасың) түләү җибәрелә. Җәмгысе 6000 сум тирәсе түләү чыга. Ә исәпләгечләрнең күрсәткечләре вакытында бирелсә, анда нинди сан язылган, түләү шуңа карап кына киләчәк. Монда инде плитәгә дә, кеше санына да карамый, маллар өчен дә түләү язылмый. Шуңа күрә халык квитанцияне игътибар белән укысын, счетчик күрсәткечләрен 8енә кадәр бирсен иде», - дигән теләген белдерде ул. «Чаллыгаз» җәмгыятенең авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтү буенча идарә башлыгы Равил Гатауллин да газ өчен түләүнең күп килү сәбәбен шуның белән аңлатты. Киләсе айда 8енә кадәр счетчик күрсәткечләрен тапшырган очракта, без узган ай өчен яңадан исәпләү үткәрәбез, диде ул. «Күрсәткечләрне тукайлылар үз авылларына хезмәт күрсәтүче слесарьга хәбәр итсәләр яхшы, чөнки күп кеше шалтырату сәбәпле, 71-42-40 телефонында өзеклекләр чыгарга мөмкин. Шулай ук күрсәткечләрне интернет аша да тапшырырга да була. Сораулары бар икән, райондашлар безнең оешмага үзләре дә мөрәҗәгать итә алалар. Идарә шәһәрнең Элеватор тавында Лермонтов урамы, 60нчы йортта урнашкан», - дип аңлатты Равил Гатауллин.

Реклама

фото http://pskovregiongaz.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X