Яңалыклар

Гаиләләре белән авыл хуҗалыгында эшләгәннәргә аерым бүләк

Күзкәй авылы Сабан туенда муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев Габбәс һәм Мөслимә Әхмәтвәлиевләргә махсус бүләк - телевизор тапшырды. Алар - гомер буе "Ярыш" хуҗалыгында терлекчелек һәм игенчелек тармагында эшләгән уңганнар. Мондый бүләк иясе булуның тагын бер шарты бар - гаиләдәге балаларның да авыл хуҗалыгында эшләве кирәк. Әхмәтвәлиевләрнең уллары Фәнил "Ярыш"...

Күзкәй авылы Сабан туенда муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев Габбәс һәм Мөслимә Әхмәтвәлиевләргә махсус бүләк - телевизор тапшырды. Алар - гомер буе "Ярыш" хуҗалыгында терлекчелек һәм игенчелек тармагында эшләгән уңганнар. Мондый бүләк иясе булуның тагын бер шарты бар - гаиләдәге балаларның да авыл хуҗалыгында эшләве кирәк. Әхмәтвәлиевләрнең уллары Фәнил "Ярыш" хуҗалыгында тракторчы булып эшли. Ул тырыш хезмәте өчен район һәм Күзкәй авылы Сабан туйларында бүләкләнде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


бњлђк

Нет комментариев